Балтачтагы көллияттә чыгарылыш кичәсе узды

Быел Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжының Иске Балтач бүлеген 81 студент тәмамлады. 30 июнь көнне биредә чыгарылыш кичәсе узды

 Уку йортын  тәмамлау һәр кеше тормышында була торган вакыйга. Мәктәп булсынмы ул, көллият, югары уку йорты булсынмы, белемгә ия булу турында кулга документ алу  иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе. Чөнки алда кызлар-егетләрне  тынгысыз, үзаллы тормыш көтә. Хезмәт базары ни кадәр киң тоелса да, яшьләргә бүген мәшгульлек табулары да  җиңелдән түгел. Шулай да Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлаучылар югалып калмас. Чөнки уку йорты халык хуҗалыгы тармаклары өчен  иң кирәкле белгечләрне әзерли. Пешекче-кондитерлар, тракторчы-машинистлар, автомеханиклар кайда да кирәк Быел уку йортында 69нчы чыгарылыш кичәсе узды.

Чыгарылыш бал бәйрәме балаларга гына түгел, аларның әти- әниләренә, төркем җитәкчеләре, уку йорты дирекциясе өчен дә  зур вакыйга.  Тантанада алар барысы да чакырылды. Студентлар йөзендә шатлык нурлары уйный. Арада кемнәр генә юк.  Төрле, конкурсларда, фестивальләрдә, спорт чаралары призерлары, уку алдынгылары. Уку чорында районның  җәмәгать тормышында актив катнашканнары өчен Ренат Кашанов, , Рөстәм Зиатдинов, Динар Шакиров, Алмир Миңнегалиев, Илнар һәм Ленар Фамановларга район Хакимияте башлыгы урынбасары  Инзилә Гасимҗянова район Хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.  

Олы бәйрәм уңаеннан  студентларны көллият директоры вазифаларын башкаручы Илҗяс Вәлиев сәламләде  :

“ Биредә алган белемнәрегез киләчәккә ныклы адым булсын. Укуда үзегезне яхшы күрсәткән кебек, хезмәттә дә хезмәттә дә  сынатмассыз.  Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжының элекке укучылары булуыгыз белән гел горурланырсыз һәм уку йорты данын еракларга танытырсыз  дип ышанам,  ”—диде ул   уку йортын тәмамлаучыларга мөрәҗәгать итеп.

 Быел Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжын барлыгы 202 студент тәмамлый. Моның 81е Иске Балтачтагы базада, 49ы—Борай, 72се Бүлкайпан филиалларында.

 Быел биш студент уку йортын бик яхшы тәмамлаган.  Лидия һәм Лилияч Мөхәмәдияроваларга, Ростәм Мәмутовка, Ленар һәм Илнар Фамановларга Кызыл дипломнарны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тапшырды.

--Бездәге колледж тармаклар өчен иң кирәкле һөнәр ияләре әзерләп чыгаруына без бик шатбыз. Районыбыз авл хуҗалыгына махсуслашкан.   Яшь белгечләр авыл хуҗалыгы эшләре чорында практик чыныгулар ала, кыз эш чорында хуҗалыкларга ярдәм күрсәтәләр. Белгечләр әзерләү фронтында ныклы белем һәм тәрбия биргән остазларга рәхмәт сүзләрен җиткерәм,-- диде район башлыгы Илгиз Субушев, кызлар, егетләргә алдагы тормышларында уңышлар теләп.

Уку йортында чыгарылыш балы район мәдәният сарае хезмәткәре Руслан Кабулов чыгышы белән башланды. Ул көллиятне тәмамлаучыларны тәбрикләп “Кеше булыйк”җырын башкарды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей