Балтачлылар төбәк киңәшмәсендә катнашты
Бүген, 25 гыйнвар көнне, Балтач районы белгечләре Илеш районы “Урожай" нәсел заводында узган төбәк киңәшмәсендә катнашты.
Илеш районында якын-тирә тугыз районның эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук галимнәр һәм тармак экспертлары төбәк киңәшмәсенә җыелды.
Семинарның гамәли өлеше "Урожай" нәсел заводы " авыл хуҗалыгы предприятиесенең сөт комплексында узды. Киңәшмәдә район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге началҗнигы ваәзифасын башкаручы Рөстәм Фәтхиев җитәкчелегендә Балтач районы делегациясе дә катнашты.
Илеш районында предприятиеләрнең районара хезмәттәшлеге ныгый. 25 гыйнварда районда узган терлекчелек буенча зона семинарының практик өлешендә катнашучылар моңа инанды.
"Урожай" нәсел заводының җитештерү объектларының бер өлеше тент белщн ябулы конструкцияләрдән ясалган. Машина - трактор паркы яки катнаш азык заводы җитештерү нәкъ шундый корылмалардан җиткерелгән. Мондый корылмаларны Илеш РТПендә ясыйлар.
Предприятиенең яңа һәм заманча сөт комплексы биналары да шулай ук җитештерүнең тент конструкциясе түбәсе астында эшли.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хуҗалык тарафыннан гамәлгә ашырыла торган әлеге инвестицион проект-сөт комплексын җиңел генә төзеп булганлыгын күрсәтүче ачык мисал. «Урожай» нәсел заводындагы өч берәмлек сыер абзары, саву залы, шулай ук инженер-техник инфраструктура арзанга төшә, Чөнки кыйммәтле проект таләп итми. Түбәсе урынына биредә җылытылган тент, җылытылган бетон диварлар, идәннәргә җылыту системасы урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, Илеш районының «Урожай» нәсел заводы» базасында 1600 баш сыерга исәпләнгән сөт комплексы төзү " проекты республика Хөкүмәтендә узган Инвестиция сәгате”ндә тәкъдим ителгән. Аны тормышка ашыру өчен аграрийларга дәүләт ярдәме күрсәтелде. .
Биредә елына 13,3 мең тонна сөт җитештерү, тәүлеклеклек уртача 800 грамм алып, таналар үстереп, аларны хуҗалыкларына сату планлаштырыла.
Комплексның беренче өлеше инде эшли. Абзарга югары күләмдә продукция бирергә сәләтле сыерлар кайтарлыган,, аның бер өлеше Израиль җитештергән "Афимилк" саву залында савыла инде. Биредә көтү белән идарә итүнең заманча системасы кертелгән, ул семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты. 200 дән артык программа сөт комплексының һәм һәр сыерның үзенчәлеген контрольдә тота.
--Чыгымнар аз түгел, әмма бу вакыт таләбе. Заманча технологияләр буенча эшләгән терлекчелек комплексларының гына киләчәге бар, - , дип билгеләп үтте БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов.
.Илеш районы Хакимияте башлыгы Илдар Мостафин сүзләренә караганда, 2019 елда "Урожай" нәсел заводының чиста табышы 80 млн сумнан артып киткән.
Мәгълүмат һәм фотолар Рөстәм Фәтхиев Инстаграмыннан.
Билгесез автор.