Балтач үзәк район хастаханәсенең автопаркы яңара

 Башлангыч звеноны модернизацияләү программасы чикләрендә, хастаханә автопаркы өр-яңа автомашиналар белән тулыланды.

 

Яз аенда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хабиров үзәк район хастаханәсенә өр-яңа LADA Largus автомашинасы тапшырды.

Үзәк район хастаханәсе баш табибы Салават Гыйльметдинов белдерүенчә,  яңа "Lada Largus" автомобиле аз хәрәкәтләнүче пациентларны, инвалид коляскаларда хәрәкәтләнүче кешеләрне йөртү өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган.

Халык турында кайгыртучанлык күргән җитәкчеләргә балтачлылар ихлас рәхмәтле.

Бу автомобиль инвалидларны Уфага илтү, авылларга чыгу өчен билгеләнгән. Ашыгыч очракларда ак халатлылар бригадасы авылларга да юллана.   

Һөнәри бәйрәмнәрен билгеләгән көннәрдә, Салават Фаат улы, Уфада медицина хезмәткәре көненә багышланган тантанадан хастаханәгә Lada Vesta SW Cross автомобиле алып кайтты. Бу юлы Уфаның “Ватан” паркында медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада Башкортстан башлыгы Радий Хабиров республиканың район һәм шәһәр хастаханәләре баш табибларына 23 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле-Lada Largus һәм Lada Vesta SW Cross ачкычларын тапшырды.

Балтач үзәк район хастаханәсенә бирелгән җиңел автомобиль балаларга һәм өлкәннәргә күчмә паллиатив патронаж медицина ярдәме күрсәтү өчен билгеләнгән. Аны куллану паллиатив ярдәмнең күчмә патронаж бүлекләре мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук авыр хәлдәге гражданнарга социаль һәм медицина хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатын һәм үзвакытында күрсәтелүен тәэмин итү мөмкинлеген арттырачак.

 Автомобиль пациентларга кичектергесез ярдәм күрсәткән табибларга хезмәт итә.

 Онколог Раушания Хәбипова җитәкчелегендәге бригада Балтач һәм күрше Борай районнары халкына медицина ярдәме күрсәтә. Балтач үзәк район хастаханәсендә бу ике район авылларында яшәүче халыкка паллиатив ярдәм күрсәтү бригадасы булдырылган. Хәзер алар онкоавыруларны өйләренә барып карыйлар, назначениелар ясыйлар, дарулар белән тәэмин итәләр. Раушания Рәфис кызы үзенең шәфкать туташы Зөлфия Гаттарова һәм водитель Зөфәр Хәсәнов белән оператив эшлиләр, чакыруларга да чыгалар, планлы чыгуларны да даими үтәп киләләр.

"Хастаханәнең автопаркы яңартылуы күп проблемаларыбызны хәл итте. Хәзер без район халкына вакытында һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтә алабыз. Чөнки автомобиль авыр хәлдәге  пациентларны хастаханәгә кадәр китереп җиткерү өчен барлык мөмкинлекләр белән  җайлаштырылган. Яңа техника төзек, вактынында кирәкле урынга барып җитә. Аннан да бигрәк, заманча җиһазлар белән җиһазландырылган махсус автомашиналар табибларга да, пациентларга да  уңайлы", — ди баш  табиб Салават Гыйлметдинов.

Кыскасы, сәламәтлек саклау системасын камилләштерү һәм үстерү буенча районда эш туктап тормый. Яңа заман яңа таләпләр куя, җитәкчелеке шуңа таянып эш итә. Боларның барысы да урындагы халыкның сәламәтлеген, аның тормыш дәрәҗәсен яхшырту йөзеннән башкарыла.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей