Балтач сорт сынау участогы кырлары торышын махсус комиссия бәһалады

 Шушы көннәрдә  Башкортстан Республисы авыл хуҗалыгы министрлыгыннан җибәрелгән комиссия Балтач сорт сынау участогы басулары торышын яхшы бәһалады.

—Оптимальләштерү сорт сынау өлкәсенә дә килеп җитте. Хәзер безгә республика буенча  авыл хуҗалыгы культураларының нибары 370 сортын сынауны планга керттеләр. Ә без әлегә, традицион  рәвештә, меңнән артык сорт сыныйбыз. Шунсыз булмй да, чөнки югары уңышка юл нәтиҗәле сорттан башлана бит,--диде селекция казанышларын яклау буенча инспектута начальнигы Иван Леонтьев, тармакта булган проблемалар тутында таныштырып.

Балтач район сорт сынау участогында күпьеллык үләннәр һәм рапс сортларын сынау планга кертелгән. Ә биредә районның авл хуҗалыгы предприятиләре кырларында игелгән барлык культуралар сортлары сынала. Мәсәлән, бодайның 35 сорты сынау түтәлләрендә урнаштырылган. 

Уҗым культуралары, борчак, карабодай чәчүлекләрендә кимчелекләр табылмады. Арпа, рапс чәчүлекләрендә беркадәр прблемалар бар. Чәчүлекләрдә корткычлар һөҗүме күзәтелә. Ләкин инсектицидлар белән эшкәртү хәлне уңай яңа үзгәртергә тиеш, дигән карарга килде белгечләр.  Нәтиҗәләр буенча, Балтач сорт сынау участогы комплекслы сынаулар алып барылган түтәлләр торышына "дүрт"ле билгесе куелды.

Комиссия эшендә Башкортстан Республикасы Авыл  хужалыгы министрлыгының үсемлекчелек тармагы бүлеге әйдәүче белгече Әгъдәм Дүшәнбаев,  Россельхозцентрның Башкортстан бүлекчәсе бүлек начальнигы Салават Мөхәмәтов,  Дәүләкән район сорт сынау участогы мөдире Илдар Камалов, селекция казанышларын яклау буенча инспектура начальнигы урынбасары Вера Андросенко , Балтач район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге агрономы Фәрит Солтанов катнаштылар.
 
 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей