Балтач районынының тернәкле хуҗалыкларының атлары да мактаулы

Балтач район Сабан туенда чаптарлар ярышында “Луч” җәмгыятеннән Стрела  кушаматлы ат беренчелекне яулады.

 

Чаптарлар ярышы элек-электән  Сабан туеның йөзек кашы булып исәпләнгән. Алпавыт чорында ук  Сабантуйга охшаш бәйрәмнәрдә атларны бәйгегә  чыгарганнар. 

Хәзерге  Сабан туйлдарында да чаптарлар ярышы игълан  ителү белән,  бәйрәмгә килгән халык ярыш үтәсе мәйдан  тирәсен биләп ала. Бакалы район Сабан туенда чаптарлар ярышы вакытында теркәлгән күңелсез хшл теркәлгәннән соң, ярышлар башланыр алдыннан тамашачыларны игътибарлы һәм сак булырга чакырып кат- кат искәрттеләр.

Халык комарлыкка бирелеп тамаша көтә.  Ләкин Сабан туена ярышка килгән чаптарлар саны елдан-ел кыскара баруы  уйланырга мәҗбүр итә. Киләсе елда  йөзек кашсыз калмасмы?

Былтыр Сабан туенда унсигез чаптар ярышларда катнашкан булган. Моның җидесе хуҗалыклардан килгән рәт атлары.  Быел бу көнне 34 муниципалитетта Сабан туе узды.  Ә ипподромнардан килгән  саф токымлы атлар бу юлы Балтач район Сабан туена  ямь өсти алмады. Ә рәт атлары кайда булган соң? Ярышларда бары дүрт чаптар катнашты.  Шуңы да бәйге бер төркемдә генә узды.

Атлар  күп түгел, аның каравы  ниндирәкләр. Ярышырга ыргылып торалар. Атларның да иң дәртле чаклары. Бәйгегә килгән иң өлкән чапатрга —7, ә иң яшенә 5 яшь.  Арада беренче тапкыр мәйдан тотарга чыкканнары да, бәйгедә алтынчы ел  рәттән катнашканнары да бар.

Чапталарның җитезлеге 1800 метр арада сыналды. Бәйгенең дөрес барышын район ветеринария станциясе һәм спорт тармагы белгечләре берлектә хөкем итте.

"Луч” җәмгыятеннән ярышта катнашкан чаптарның кушаматы ук җисеменә туры килеп тора. Стрела. Флорид Нуркаев йөгәнләгән чаптар старт бирелгәннән соң 2,13 минут үтүгә, уктай атылып,  фининшка килеп тә җитте.  “Рассвет” җәмгыятеннән Айдар Минсаяпов йөгәнләгән Буян кушаматлы ат лидердан өч секундка гына калышты.  Куйбышев исемендәге кооперативтан Гром кушаматлы чаптарнгы ярышка алып чыккан Ридаль  Ситдыйков пьедесталның өченче баскычын яулады.   Ә “Россия”  җәмгыятеннән Ялкын кушаматлы чаптарның райн Сабан туе бәйгесендә әле беренче генә  тапкыр катнашуы. Аны йөгәнләгән  Марсель Шакиров дистанцияне 2,34 минутта узды.

Бәйгегә чаптарлар алып килгән хуҗалыклар барысы да  авыл хуҗалыгы производствосында хезмәт ярышында  призлы урыннар яулаган  агропредприятиеләр. Тернәкле хуҗалыкларның атлары да мактаулы, дигән фикер бу очракта үзеннән- үзе туа....

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей