Балтач районында язгы кыр эшләрен башлап җибәрделәр

Балтач районы кырарында язгы кыр эшләрен башлап җибәрделәр. Куйбышев исемендәге кооператив игенчеләре  күпьеллык ләннәр чәчүлекләрен тырматуга  тотынды.

Белеп, күрреп торабыз бүген бөтен дөньяда диярлек коронавирус белән бәйле карантин. Күп тармаклар читтән торып эшли.  Ә авыл хуҗалыгында алай  була алмаганлыгын  игенче, терлекчеләр яхшы аңлый. Алар һәркөнне эш өстендә.

Быел  синоптиклар  яз иртәрәк киләчәген фаразлаган иде.  Шулай булып чыкты да. Басулар кардан иртә ачылды.  Туфрак өлгерән кырларда чәчүлекләрне тырмату,  туңга сөрелгән җирләрлә дым каплату эшләре вакытын кулдан ычкындырырга ярамый.

Куйбышев исемендәге кооператив игенчеләренә эшкә күмелер чак җитте.

 

—Апрельнең икенче көнендә үлән басуларын тырматып карадык. Туфрак өлгергән. Агрегатлар бер кыенлыксыз эшли ала.  Эшне тулы куәтенә дәвам итәргә мөмкинлек бар, —ди  кооператив рәисе Фәрит Сафин, хуҗалыкта язгы кыр эшләре барышы белән таныштырып.   Буүген хуҗалык басуларын  ДТ-75, Т-150 тракторларына  тырмалар тагылган  өч агрегат иңли. Механизатор Финат Галимҗанов, Илфат Хәсәнов, Илшат Әхтәриевлар кәҗә үләне чәчүлекләрен тырмата.  Игенчеләр алдында бу эшне барлыгы 600 гектарда башкару бурычы тора. 

Быел  хуҗалык басуларында язгы кыр эшләре былтыргыдан тугыз көнгә иртәрәк башланды. Узган елда шушы ук басуга   беренче агрегат   11 апрель көнне  эшкә чыккан иде. 

—Туңга сөрелгән басуларда да туфрак өлгереп килә. Күп дигәндә, өч көннән язгы чәчү үткәреләсе мәйданнарда да агрегатлар эшләрлек мөмкинлекләр туачак.  Үлән тырмату эшләрен төгәлләү белән дым каплатуга да чыгачакбыз,  — ди хуҗалык рәисе, алдагы көннәрнең уңай торуын теләп.

Хуҗалыкта эшләр барышы белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов танышты. Район басуларында беренчеләрдән булып язгы кыр эшләрен башлап җибәргән игенчеләрнең кул арты җиңел булуын теләделәр.

Узган елның көз айларында куйбышевлылар 900 гектарда басуларын туңга сөреп калдырганнар иде.   Һава шартлары уңай торса, Куйбышев  исемендәге кооператив игенчеләре ныклап торып эшкә күмеләчәк.   Эш фронты шактый. Быел куйбышевлылар барлыгы  2500  гектарда авыл зуҗалыгы культуралары урнаштырырга планлаштыра.

Һава шартлары әлеге кебек торса,  алдагы  көннәрдә районның башка хуҗалыкларында да игенчеләр эшкә кушылыр.

Билгесез автор.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей