Балтач районында яшәүчеләр авыл хуҗалыгы бизнесына тартыла

Бу максаттан төрле дәүләт ярдәмнәре каралган.

 

«Агростартап» республика программасы чикләрендә авыл хуҗалыгында үз бизнесыңны башлау кыен түгел. Моның өчен беренче чиратта авылда эшләргә теләк булу кирәк.

Грантлар алырга мөмкин биргән юнәлешләргә килгәндә, алар берничә: умартачылык, елкычылык, сөт һәм ит җитештерү. Эшкуарлыкны үстерүгә дәүләт тарафыннан бирелә торган грантларның күләме төрле.

—Теләге булган кешеләргә 1,8 миллион сумнан алып 5,5 миллион сумга кадәр грант алу мөмкинлеге бар. Бүгенге көнгә безнең районнан 8 төрле документлар җыелмасы әзерләнеп республика Авыл хуҗалыгы министрлыгына тапрышылды. Бу юлы Көндәшле, Югары Карыш, Иштирәк, Иске Балтач, Түбән Сикияз, Каргалы авылларында яшәүчеләр авыл хуҗалыгында үз бизнесларын үстерергә теләк белдерделәр, — ди районның мәгълүмат-консультацияләр бирү үзәге директоры Вадим Галиәкбәров.

Шунысын да билгеләп үтте Вадим Ралиф улы, республика программасында катнашырга теләүчеләр арасында университет студенты да, 50 яшьне узган ир-егет тә бар. Нигездә, 30-40 яшьлекләр мөрәҗәгать иткән.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей