Балтач районында яшел уракны оештыру мәсьәләләре киңәшмәдә тикшерелде

Балтач районы хуҗалыклары терлекчелек объектларында кышкы чорда продукция җитештерүне тәэмин итү өчен 35 центнер азык берәмлеге хәзерләү бурычы куелды.

 

 

Яз ахыры, җәй башы терлек азыгы культуралары өчен уңышлы килмәде.  Явым –төшем ягыннан кимчелек булмаса да, көннәр җылысы белән моңа кадәр бер дә артык сөендермәде.  Ә үсемлекләргә буй җиткерү өчен оптималь  температура кирәк.  Нәтиҗәдә, күпьеллык үлән басуларында  түбән уңыш күзаллана. Кәҗә үләне игелгән басуларда аеруча сизелә бу.  Җылы яратучан культура  күп басуларда быел ярты метрдан чак кына биегрәк буйга җитеп чәчәк атты.  Һәрхәлдә, кәҗә үләне басулары  әлеге вакытта  гектар исәбенә 50-60 тонна яшел масса, 10-15 тонна коры печән уңышы  бирерлек түгел.  Диимәк, ничек кенә авыр булмасын, икенче уңышны да җыеп алырга тырышырга туры киләчәк.

—Күпьеллык үләннәр   торышы нинди булуга карамастан, бүген уңышны җыеп алырга тотынырга вакыт.  Үләннәр чәчәк ату фазасында. Вакытны кулдан ычкындырдык исә, сыйфатлы терлек азыгы хәзерләүгә ирешә алмаячакбыз,—диде район Хакимияте  башлыгы Илгиз Субушев,  терлек азыгы хәзерләү мәсьәләләрен тикшерү ужаеннан Куйбышев исемендәге кооперативта узган район киңәшмәсендә ясаган чыгышында.   

Белгечләр билгеләвенчә, терлек азыгын хәзерләү технологиясен  үтәү дә кирәк.  Сенажны, еккан үләннәрне җилләтеп, дымлылыгын 50-55 процентка җиткәч кенә ваклап-турап базга салу киңәш ителә. Яшел массаны базда яхшылап тыгызлау турында да онытырга ярамый.  Югыйсә, консервланасы терлек азыгында сөт кислотасы урынына май кислотасы  барлыкка киләчәк.  Нәтиҗәдә, азык файдалануга яраксыз хәлгә төшә дигән сүз. Мондый хәлләр булмасын өчен темпны да югары тоту кирәк. Баз атна дәвамында яшел масса белән тутырылып  өсте ябылса гына  яхшы. Шулай ук консервантлар куллану яхшы нәтиҗә бирә.

Район хакимиятенең   мәгълүмат консультация үзәге начальнигы Рифат Хәруллин билгеләвенчә,  терлек азыгын үз вакытында хәзерләүне тәэмин итү өчен техник куәт җит әрлек.  Хуҗалыкларда 9 берәмлек үзйөрешле урып-ваклагыч техника  исәпләнә.  Аларның һәрберсе сәгатенә 50 тонна яшел масса урып-вакларга сәләтле.   Шулай ук җитәрлек  тагылма урып-ваклагычлар бар.  Аларның һәрберсе ярдәмендә 35 тоннага кадәр яшел масса урып-вакларга мөмкин.  Район хуҗалыкларында 28 берәмлек үлән чапкыч исәпләнә.  Печәнне җыеп кыскыч агргеатлар 30 берәмлек.  Менә шул техник куәт белән 15 мең гектардла үскән күпьеллык һәм берьеллык үләннәр уңышын җыеп алып,  авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кышкы чорда терлек азыгы җитештерүне тәэмин итү өчен  14 мең тонна сенаж, 23 мең тонна силос, 11 мең тонна  печән һәм салам хәзерләү бурычы тора.  Фураж онын исәпкә алмый, шартлы бер баш мал исәбенгә 23 центнер азык берәмлеге булдыру планлаштырыла. Ә фураж онын да исәпкә алганда. Запас 35 центнер азык берәмлеге тәшкил итәргә тиеш.

Киңәшмәдә катнашучылар Куйбышев исемендәге кооперативта терлек азыгы хәзерләү  барышы белән танышты.

Кооператив рәисе Фәрит Сафин   әйтүенчә,  хуҗалыкта 13 июнь көнне  терлек азыгы хәзерләүгә тотынганнар.   Сенаж  хәзерлдәү эшләренә 2 берәмлек үзйөрешле урып-ваклагыч комбайн, яшел массаны басудан  ферманың терлек азыгы ихатасына ташу өчен 6 берәмлек  техника җәлеп ителгән.   Дүрт көн эчендә 1100 тоннадан артык  сенаж туплаганнар.

—Көмьязы сөтчелек фермасында бер базны  яшел масса белән тутырдык. Базның өстен каплау эшләрен төгәлләү белән Иванай сөтчелек фрмасына сенаж туаплауга тотыначакбыз,—ди Фәрит Сафин, акчылар хезмәт темпын югары тотуын билгеләп.

Киңәшмәдә катнашкан авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре информацияләренә караганда, күпчелек хуҗалыкларда инде яшел уракка тотынганнар.

 

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей