Балтач районында уҗым культураларының торышы тикшререлә

Иске Балтач. 3 февраль - "Балтач т аңнары". Балтач районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларында алдагы ел уңышы өчен ун мең гектарга якын  мәйданда   уҗым культуралары чәчелгән иде. Әлеге вакытта аларның  торышы бәһалана.

 

«Россельхозцентр»ның  Балтач районара бүлеге белгечләре  уҗым культураларының  ничек кышлавын  планлы рәвештә күзәтүләрен дәвам итәләр. Даими рәвештә төрле үлчәүләр һәм исәп-хисаплар ясыйлар,  үсемлекләр үскән  туфрак  катламыннан алынган монолитларга анализ ясыйлар.

Тикшеренү нәтиҗәләре чәчүлекләрнең  үсеп, уңыш биерергә сәләтлелеген  алдан билгеләргә һәм аларны язгы карау чараларын планлаштырырга мөмкинлек бирә. Нәкъ, менә шуларга карап агроном ашламалар белән тукландырыру,   фунгицидлар һәм гербицидлар  куллану хәстәрен күрә.

Чәчүлекләр, гадәттә, салкын, карсыз кыш шартларында гына түгел,   калын кар астында, артык җылы булганда да зыян күрә. Мондый шартларда чәчүлекләр күгәрек авыруларына бирешә.  Шуңа белгечләр чәчүлекләр торышын, һава шартлары үзгәрүенә карап, даими күзәтеп тора.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларында алдагы ел уңышы өчен ун мең гектарга якын  мәйданда   уҗым культуралары чәчелгән иде

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей