Балтач районында уракка төштеләр

 22 июль көнне,  Куйбышев исемендәге кооператив игенчеләре  район буенча беренчеләрдән булып уракка керештеләр.

  

20  июль көнне ургыч машинистлары  Финат Галимҗанов, Рәвил Муллануров тәүге 25 гектарда арышны тезмәләргә салган.

—Уракны дәвам итәргә дә булыр иде. Алдагы көннәрдә яңгырлар булачак дигән фаразлар эшне туктатып торырга мәҗбүр итте. Үстерелгәнне юкка чыгарасы килми бит,— ди хуҗалык рәисе Фәрит Сафин, соңгы көннәрдә һава шартлары бозылып китүенә борчылу белдереп.

Ә тезмәләрне көннәр явымсыз торган арада суктырып алу хәстәрен күрделәр.  Суктыру агрегатлары механизаторлары быелгы уракның беренче чирканчыгын 22 июль көнне алды.   

Комбайнчы Айдар Муллануров, Фәрит Галләмов, Илшат Әхтариев, Илнур Гыльмияров һәмм Нил Сафиннар   бу көнне комбайннары бункерыннан тәүге центнер ашлык бушатты.  Ә комбайннан ындыр табына ашлык ташуы  Альберт Кашапов¸Винер Зараповлар җитезлегеннән ындыр табагында быелгы уңышның тәүге көшелләре хасил булды.

Игенчеләр эше белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев кызыксынды, комбайнчыларга авыр эшләрендә уңышлар, түземлек теләде.

Куйбышев исемендәге кооперативта арыш 600 гектарда.  Менә-менә борчак уңышы да өлгереп килә.  Арпа да озак көттермәс. Ә арыш урагы, гадәттә, авыр бирелүчән.  Бигрәк тә җыеп суктыруда эшләгән комбайннарга авыр. Чөнки тезмәләр калын. Урыны белән чамадан тыш калын   әледән-әле еомбайннынң авыш камерасына тыгылып җәфалый.

—Арыш урагы төгәлләнсә, урып-җыю эшләренең калган  өлеше сизелми дә узып китәр иде, — диләр игенчеләр, эш берчә авы булса да, уңыштан канәгать булуларын белдереп.

 Хуҗалык урып-җыю эшләренә тулы әзерлек белән килә.  Ашлык суктыруда дүрт агрегат эшләячәк.

—Комбайнчыларыбызга сүз юк. Барысы да тәҗрибәле игенчеләр. Фәрит Галләмов, мәсәлән, былтыргы уракта район буенча беренче урын алган иде. Бункерыннан унбиш мең центнердан  артиык ашлык бушатты,— ди Фәрит Сафин,  урак тулы комплекста барачагына өмет багълап.

Җитәкче өметләре акланачагына шик юк. Игенчеләр эшчән кәефтә.  Быелгы урактиа алар алдында 3500 гектардан артык мәйданнан бөртекле культуралар уңышы җыеп алу бурычы тора.

   

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей