Балтач районында «Хәвефсезлек көннәре» бара

Балтач районында үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын хәвефсез куллануны тәэмин итү максатында, «Хәвефсезлек көннәре»  бара  

 

Башкортстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең "2021 елның 8 июнендәге 137 санлды боерыгына ярашлы , 2021 елның 15 июньнән 30 июньгә кадәр, Башкортстан Республикасы территориясендә үзйөрешле машиналарны һәм  аларның тагылмаларын  интенсив эксплуатацияләү сезоны башлану белән, үзйөрешле машиналарны һұм аларның тагылмаларын эксплуатацияләү барышында хәвефсезлек чаралары тәэмин итү максатында «Хәвефсезлек көннәре» шартлы исеме астында хокук бозуларны профилактикалау буенча чаралар үткәрелә.

Үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү максатларында, аларны куллану барышында, техник карау үткәрү күрсәткечләре түбән булган, авыл җирлекләрен колачлап, үзйөрешле машиналарның һәм аларга тагылмаларның техник торышына,   Башкортостан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының территориаль бүлекчәләре вәкилләре, ЮХИДИ инспекторлары катнашында, тикшерүләр оештырылачак.

Чаралар үткәргәндә,   куллану барышында үзйөрешле машиналарның һәм аларга тагылмаларның техник торышын тикшерүгә, тагылмаларны  агрегатлаганда норматив таләпләрнең үтәлешенә, билгеләнгән срокларда үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларга  техник карау  үткәрмәгән   аерым игътибар биреләчәк. Теркәү кагыйдәләрен үтәү, үзйөрешле машина белән идарә итүгә рөхсәт  биргән  категориядәге  тракторчы – машинист таныклыгы булу, транспорт   һәм эксплуатацияләнә торган техниканың төзеклеге аерым контрольгә алына. Шулай ук техника хуҗаларына карата  дәүләт техник күзәтчелге инспекциясе  белгечләре тарафыннан  үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча аңлату эшләре алып барылачак.

Тормыш, кешеләрнең сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләрен үтәмәүче, техник караусыз һәм ОСАГО полисыннан башка эш башкаручы машиналарның,   тракторчы-машинист таныклыгыннан башка һәм теркәү документларыннан башка юлга чыккан механизаторларга карата  административ йогынты чаралары күреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, РФ Федераль законы белән РФ КоАПның 9.3 статьясы таләмләренә ярашлы, югарыда әөтелгән кагыйдзләрне бозган өчен  гражданнарга биш йөз сумнан бер мең сумга кадәр административ штраф салуга яки өч айдан алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү карала.  Вазифалы затларга өч меңнән биш мең сумга кадәр административ штраф  штрафка тартыла

Хөрмәтле техника хуҗалары, сезне техниканы эксплуатацияләүгә җаваплы каравыгызны, тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозмавыгызны сорыйбыз.

Айрат ГАЛЛӘМОВ

Балтач район дәләт техник күзәтчелеге инспекциясе сектор мөдире  секторы мөдире

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей