Балтач районы юлларында “Хәвефсезлек көннәре” үтә

Балтач районы  киңлекләрендә  бүгеннән “Хәвесезлек көннәре” старт алды.

 

Терлек азыгы хәзерләү чорында үзйөрешле машиналар күпләп файдаланылуын исәпкә алып,  аларны һәм тагылмаларын  куллану барышында  хәвефсезлек чараларын тәэмин итү максатында,        Башкортстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге  инспекциясенең 11июньдәге   193  санлы боерыгына ярашлы,   кимчелекләрне кисәтү йөзеннән,  17-28 июнь көннәрендә республика һәм район юлларында “Хәвефсезлек көннәре”  үткәрелә.  Ункөнлек   барышында, билгеләнгән маршрутлар буенча,  Дәүләт техник берлектәге рейдлар оештырылачак..

    Юлларда туктатып тикшерүләр барышында  үзйөрешле машиналарның һәм аларның төзеклегенә,  агрегатлардагы саннарның теркәү мәгълүматлары белән туры килү, килмәвенә игътибар итәчәкләр.

Рейдлар барышында  техниканы   дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясендә исәпкә куймый, технкага карау үткәртеп махсус талон алмый торып  техник чараларны  файдалану фактларын ачыклауга аерым  игътибар бүленәчәк

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей