Балтач районы китапханәчеләре “Чиста пәнҗешәмбе” өмәсенә чыкты

Матурлык сөйгән, аны тудырган, арттырып яшәгән һәм эшләгән оешмалар күп Балтач районында.

 

Һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә районда чисталык өмәмләре үткәрелә. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре бүген, 21 июль көнне, дәррәү күтәрелеп өмәгә чыктылар. Өмә барышында территориядә булдырылган чәчәкләр клумбаларын тәрбияләделәр. Күзләрнең явын алырлык аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән петуния һәм башка чәчәкләрнең төпләрен йомшарттылар, чүп үләннәреннән арындырдылар.

Күп райондашларыбызның, кунакларның яраткан ял итү урынына әверелгән бу мәйданчыкта гөлләр арасында шундый рәхәт, күңелле!

Мондый матурлыкны булдырган, саклаган, тәрбияләгән хезмәткәрләргә рәхмәт!

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей