Балтач районы игенчеләренең эшен комиссия бәһалады

Бүген район хуҗалыкларында чәчүлекләр торышы район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев  җитәкчелегендәге  комиссия тарафыннан бәһаланды.

—Үсемлекчелек тармагы өлкәсендә район җирлегендә быел шактый алга омтылыш ясалды. Басуларның бүгенге ямен югалтмасак иде,—диде район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, чәчүлекләрне кабул итү уңаеннан узган чарага йомгак ясаганда. 

Бүген районда Сабантуйлар алдыннан үтә торган традицион чара - чәчүлекләрне комиссия тарафыннан кабул итү оештырылды. Дөресрәге, соңгы елларда сүрелеп калган бу гамәл кабат тергезелде. Үзара тәҗрибә уртаклашу, бер-береңнең эшен карап, күреп бәһалау элек тә оештырыла иде. Элекке чорда чәчүлекләрне кабул итү ничек узганын өлкәнрәк яшьтәге  җитәкчеләр яхшы хәтерли. Язгы чәчү эшләрен югары сыйфат белән башкарып чыккан авыл хуҗалыгы предприятиеләрен билгеләү максатыннан оеештырылды бу чара. Бүгенге комиссия  эшендә  район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы идәрсе, «Россельхозцентр»ның район филиалы белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре хакимиятләре башлыклары катнашты. Чәчүлекләрне бәяләгәндә аларның бүгенге торышыннан тыш язгы кыр эшләре чорында эшләрнең оештырылу дәрәҗәсе, гомумән, игенчелек культурасы исәпкә алынды. 

Һәр хуҗалыкның үз тактикасы. Берәүләр традицион технология белән уңышлы эшләп килә. Икенчеләр ноу-тилл алымын үзләштереп, инде үзе тәҗрибә уртаклаша ала. Орлыкчылык юнәлешендә эшләгән хуҗалыклар да бар. Маржиналь культуралар игүгә өстенлек биргән авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә юк түгел. 

Башка еллар белән чагыштырганда районның үсемлекчелек тармагында шактый алга китеш сизелә. Инвесторлар ярдәме, шулай ук урындагы хуҗалыклар җитәкчеләре тырышлыгы белән, әйләнештән чыккан байтак гектардагы сөренте җирләр кабат чәчүлек мәйданнары итеп кайтарылган. “А7-АГРО” җәмгыяте генә 5 мең гектар җирләрне әйләнешкә керткән. Берничә хуҗалыкта чәчүлек мәйданнарын 300-650 гектарга киңәйткәнннәр. Күпчелек мәйданнар инде яшел хәтфә астында. Ул гына тгел, инде сабанашлык бодае да иртәрәк урнаштырылган чәчүлеклрдә көпшәләнү стадиясенә кереп бара. Гомумән, барлык чәчүлекләр дә, бүгенге торышына караганда, яхшы уңыш вәгъдә итә.

Комиссия районның көьяк- көнчыгышында урнашкан Балтач сорт сынау участогында эшен башлап, район җирлегеннән 260 километр юл үтте һәм төбәгебезнең төньягындагы “Луч” җәмгыяте басуларында чәчүлекләрне кабул итү эшенә йомгак ясады. 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей