Балтач районы игенчеләре Сабан туен лаеклы каршылый

Иске Балтач. 3 июнь - "Балтач таңнары". Балтач районы кырларында  бөртекле һәм кузаклы культуралар 33833 гектар мәйдан били. Сабанашлык культуралары 25263 гектарда  чәчелде

 

Авыл хуҗалыгында сынаулар булмый торганы юк диярлек.  Былтыр игенчеләрне корылык сынаса, быел  язгы чәчү  чорында явымсыз  бер генә көн дә  булмады диярлек. Шундый сынаулар була торып та аграрийлар язгы чәчүне кулай       вакыт эчендә яхшы сыйфат белән башкарып чыкты. Шунсыз булмый да, чөнки  авыл хуҗалыгы— районыбызны  материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак.    Муниципаль берәмлек субъектларында яшәгән  халыкның күпчелеге  авыл тормышына таянып яши.  Димәк,  Сабан туен  авыл эшчәненең горур рәвештә бәйрәм итәргә хокукы бар.  Авыл эшчәннәре   милли  бәйрәмне нинди уңышлар, прблемалар һәм  максатлар белән каршылый?  Гәзитебез хәбәрчесе шул хакта кызыксынып район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Әсхат улы Хабиповка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей