Балтач районы игенчеләре эшкә күмелә

Иске Балтач. 26 апрель - "Балтач таңнары".  Балтач районы кырларын тырма агрегатлары иңли. Дым каплату, чәчүлекләрне тырмату эшләре бара...

Республиканың кырык дүрт районында  язгы кыр эшләренә керешкәннәр.  Басуларда туфрак өлгерү белән, безнең район игенчеләре дә   эшкә күмелде.

Әлегә күпьеллык үлән чәчүлекләрен тырмату эшләре бара. Шулай ук игенчеләр, туфрак өлгергән басуларны сайлап, дым каплата.  “Луч” җәмгыяте механизаторы  Финат Зайдуганов берничә көн эчендә 110 гектарда дым каплаткан.

Куйбышев исемендәге кооператив кырларын бу көннәрдә тырмалар белән комплектланган  өч агрегат иңли.  Механизатор Илфат Хәсәнов, Финат Галимҗанов, Илдус Хәсәновлар  күпьеллык  үлән чәчүлекләрен тырмату эшләрен төгәлләп, дым каплату эшләренә күмелде.

“Рассвет” җәмгыяте игенчеләре дә  язгы кыр эшләре темпын кызу тота.  Механизатор Зөфәр Шакиров, Марс Тукаев, Нияз Ахтариевлар дым каплатылган  мәйданнарны киңәйтә бара.  

 Шушы көннәрдә игенчеләр чәчү эшләренә керешергә планлаштыра.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей