Балтач районы хуҗалыкларында тракторларга техник карау үткәрә башладылар

 Кичә , 11 март көнне, “Луч” җәмгыятендә  тракторларның хәвефсез файдалану таләпләренә туры килүе югары бәһаланды.  

Хуҗалыклар машина-трактор паркларында   авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре графикка ярашлы бара.  Игенчеләр Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, район Хакимияте билгеләгән график тагы вакытка  сыю өчен тырышлык сала.  

 Куелган максат буенча  тарафта тагылма инвентарь, тырмалар 1 февраль көненә әзерлек сызыгында  булырга тиеш иде.  Туфрак эшкәртү, чәчү техникасы ремонтын 1 мартка  төгәлләү бурычы куелды.  Ә язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторлар ремонтын 25 марттан соңга калмый төгәлләү  максаты билгеләнгән. Чөнки аларга техкүзәтчелек инспекциясендә карау үткәрәсе дә бар.

 „Луч” җәмгыяте игенчеләре бу графикка тулысынча сыйдылар. Хуҗалык механизаторлары  тракторларны районда   беренчеләрдән булып карау мәйданчыгына бастырды.

 Хуҗалыкта көпчәкле һәм чылбырлы  барлыгы— 21 трактор, бер тагылма   исәпләнә.

— Быел ремонт фронтында  бер МТЗ тракторының  двигателенә, икесенең тизлек күчергеч тартмасына ремонт үткәрергә туры килде.  Шулай ук  берәр ДТ-75 тракторының арт күпере һәм тизлек күчергеч тартмасын  двигателенә тулы ремонт үткәрдек. Әлеге вакытта бер Т-150 тракторының двигателен рмонтлау эшләре дәвам итә.  Икенче этапта  техни каару үткәрү көненә булган барлык  кимчелекләрне төгәлләячәкбез,—ди  хуҗалыкның баш инженеры Рәис Галиханов,   трактор паркындагы хләлләр белән кангать буллуын белдереп.
Механизаторлар тракторларны хәвефсез файдалану мәсьәләсенә җаваплы караганлыгы беренче карашка ук күренеп тора.  Тракторлар төзек, кирәкле  ярдәмче барлык  әсбаплар белән экипировкаланган.

 

 

 

 

 

Ләкин вак кимчелекләр юк түгел.   Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторлары  Айрат Галләмов, Рөстәм Фәйзрахманов һәр тракторны “энәсеннән җебенә” кадәр тикшерде. Әнвәр Шәйхуллин, Илдар Фаманов, Газнәви Шәйхуллин кебек мехнаизаторларның трактолрларында вак кимчелекләр дә табылмады дип әйтерлек.

 —Язгы чәчүгә ныклы әзерлек белән киләбез. Механизаторларыбыз  хуҗалыкның төп байлыгы.  Яшьләр дә, узаман яшендәгеләре бар. Мондый игенчеләр булганга күрә йөзебез һәрвакыт якты. Язгы кыр кыр эшләре оптималҗ вакытта башкарылып чыгуына ышаныч белән карыйм,--ди җәмгыять рәисе Марат Габидуллин,   игенчеләрнең техника ремонты чорында тырышлыгын югары бәһалап.

Эшләр биредә техника ремонты белән генә чикләнми. Техник карау узган көнне  кырык тонна минераль ашламалар китерделәр.

Язгы басуда һәр механизаторның нинди эш башкарачагы билгеле.  Туфрак өлгерү белән алты агрегат дым каплату, күпьеллык үлән чәчүлекләрен тырмату эшләренә җигеләчәк.  Чәчү эшләрен дүрт агрегат башкарачак. Барлыгы 1600 гектардан артык мәйданда язгы чәчү үткәрү бурычы тора.

   --„Луч” җәмгыяте игенчеләре техника ремонты чорында   яхшы үрнәк күрсәтте. Басу эшләрендә дә   шушы темпны тотуыгызны телим,-- диде район     Хакимиятенең авыл хуҗалыгы  бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Рөстәм Фәтхиев, игенчеләргә мөрәҗәгать итеп.    

 

 

 

Билгесез автор.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей