Балтач районы хуҗалыкларында трактор паркы торышын бәһалау дәвам итә

Көмьязы. 10 март - "Балтач таңнары". Куйбышев исемендәге  авыл хуҗалыгы коопертивында  трактор паркы ел әйләнәсенә эшсез тормый. Бүген, 10 март көнне дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе белгечләре трактор паркының торышын бәһалады

--Авыл хуҗалыгындагы барлык эшләр дә тракторлар ярдәмендә башкарыла. Кооперативта ундүрт берәмлек техника район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясендә исәптә торса, бүген берсе дә эшсез торганы юк. Өч берәмлек Т-150 тракторы  юлларны кардан чистарту эшләрендә. Фермаларда да тракт орларга эш күп,--ди кооператив рәисе  Фәрит Сафин, тракт ор паркына йөкләнеш зур булуын билгеләп.

Ә алда язгы чәчү. Куйбышевлылар 2400 гектарда авыл хуҗалыгы культуралары урнаштырырга планлаштыра. Язгы басуда тракторлар ватылып, эштә тоткарлыклар тудырмас өчен, техника ныклы карау  үткән булырга тиешшлеген  механизаторлар яхшы белә.

Әйткәнемчә, биредә кышкы сакта утырган тракторлар юк. Чөнки алар һәркөнне эштә. Вак вакытылу  була  икән, тракторны тиз арада ремонтлыйлар. Хуҗалыкта паркны яңарту хәстәрен дә күрергә тырышалар. Узга елда ике берәмлек МТЗ тракторы сатып алганнар иде. Эшкә чыгар алдыннан мехкнизаторлар һәркөнне  техниканы  күздән кичереп торалар.  Шуңа җитди ватылулар булганы юк.

--Әлеге вакытта бер К-700 тракторыбыз Югары Яркәй ремонт-техник предприятиесендә үзгәртеп корыла. Андагы процедура 3800 мең сумга төшеәчәк.  Кыйммәт. Ләкин шунсыз булмый. Техниканы яңартуның ышанычлы бур юлы бу. Бәясенең яртысын хөкүмәтебез субсидия сыйффатында каплатыр, дип ышанып торабыз,--ди хуҗалык җитәкчесе, паркны нәтиҗәле    эксплуатацияләү өчен барлык мөмкинлекләрне  файдаланырга тырышуларын билгеләп.   

 

Кооперативның тракторлары техник карау үткәрелгән көнне  Көмҗязы  машина-трактор  паркы каршындагы  мәйданга   тезеп куелган иде.  Тракторларны хәтта буяу хәстәрен дә күргәннәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча  трактор һәм  тагылмаларның торышы  уңай яктан бәяләнде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей