Балтач районы Хакимияте аппараты чистарту өмәсенә чыкты
19 апреля 2022
Өмәгә район Хакимияте аппараты эшчәннәре кушылды. Алар бина тирәсендәге кар өемнәрен таратты, тирәякны чүп-чардан арындырды.
Әлбәттә, язын җыештыру, мондый чаралар оештыру бик тә кирәкле эш, ди өмәдә катнашучылар.
— Барыбыз бергә күңелле итеп җыештырганнан соң, тирә-юнебез тагын да матурланып, ямьләнеп калды. Безнең дә кәефләр күтәрелде, — ди район Хакимияте аппаратында эшләүчеләр.
Ә сез өмәгә чыктыгызмы, дуслар?