Балтач районы фермеры Илһам Мәрдәнов узган елда 10 миллион сумлык грант отты

Яңа Балтач авылындагы шәхси эшкуар “И. Мәрдәнов крестьян-фермер хуҗалыгы” башлыгы авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшчәнлек алып бара.

 

Узган 2021 елда ул Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының гаилә фермасын үстерүгә грантлар бирү конкурында җиңеп 10 миллион сумлык грант иясе булды.

Бу акчага фермер хуҗалыгы башлыгы Илһам Мәрдәнов каплатылган 125 баш кара-чуар токымлы таналар сатып алды.

—Узган көздә алынган маллар әле үрчем китерә башладыар, — ди Илһам Рәшит улы.

Авыл фермеры 11 кешене даими эш урыны белән тәэмин итә. Тормыш иптәше Эльмира Фидарис кызы, улы Ридаль Илһам улы да шушы хуҗалыкта хезмәт сала.

—Бездә эшне аерып карау күренеше юк. Нинди эш булса, барысын да эшлибез. Сыер да савабыз, басучылыкта да эшлибез. Эш җитәрлек. Фермер хуҗалыгында универсаль һөнәр иясе булырга кирәк. Һәр эшче тармактагы мәшәкатьләргә җитди карый, уртак максат белән нәтиҗә өчен тырышлык сала, — дип эшенең асылына төшендерде безне КФХ башлыгы Илһам Мәрдәнов.
  

Тәвәккәлләр таш яра, диләр. Кыю, максатчан, авыл хуҗалыгының киләчәге өчен янып яшәгән Илһам Мәрдәнов кебек булдыклылар кулындадыр авыллар язмышы.  

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей