Балтач районы фермерлары аграр сәнәгать комплексы үсешенә тоемлы өлеш кертә

Балтач районы Усман авылында, терлекчелек тармагына махсуслашкан   “Илгиз Әминев индивидуаль предприятиесе” бүген җиде центнердан артык сөт җитештерә.

 

Күмәк хуҗалыклар таркалган авылларның барысында да тормыш сүрелде дип әйтеп булмый.  Күп авылларда бүген элекке колхозлар, совхоз базасында  эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре  продукция җитештерү белән шөгыльләнсә, крестьян-фермер хуҗалыклар да бүген алар белән бер юлдан атлый.  Булдыклы кешеләр инициативасы һәм дәүләт ярдәме белән  район җирлегендә бихисап крестьян-фермер хуҗалыклары барлыкка килде.

Усман авылында “Илгиз Әминев индивидуаль предприятиесе” шуларның берсе.  Биредә элекке дуңгызчылык фермасының соңгы бүрәнәсе, ташына кадәр таркалуына юл куймадылар.

Фермер 2012 елда үз эшен ачып, биредә кошчылык фермасы җәелдергән иде.  Арытабан  сөтчелек тармагына тотыну теләге барлыкка килде.  Башта шәхси хуҗалыгы базасында  беркадәр эшләп алды. Ә 2018 елда Илгиз Әминев “Башкортстан Республикасында гаилә фермалары” төбәк проектына ярашлы,  хөкүмәт грантына ия булды.  Дәүләт ярдәме сыйфатында бүленгән акчага “АгроПРОФИ” җәмгыятеннән 22 баш сыер, КСД  тагылма урып-ваклагыч агрегаты, печәнне төргәккә җыеп кыскыч, ЖРБ ургычы сатып алган иде.

Бүген фермер 500 гектар җирдә  эшли.  Җәй  айларында гаиләсе, хуҗалыкта эшләүчеләр белән  бергә  маллар өчен  кышкылыкка терлек азыгы хәзерләргә дә өлгерәләр, продукция  җитештерү темпын да төшермиләр.

Инде фермадда мөгезле эре терлекләр саны 150 башка җиткән.  Әлеге вакытта савым сыерлары көтүендә 70кә якын баш мал.

-  Үрчем китермәгән сыердан сөт өмет итеп булмый. Шуңа бу мәсьәләгә җаваплы карыйбыз. Октябрь ае дәвамында  тугыз сыер бозау китерде. Ноябрь аенда унбер сыердан үрчем көтәбез,-- ди Илгиз Әминев, фермада продукция җитештерү темпы  ел әйләнәсенә тотрыклы тәэмин ителен билгеләп.

Әлеге вакытта ферма җиде центнердан артык сөт җитештерә.

 Ферманың киләчәге өметле булуын тагын бер сан белән дәлилләргә мөмкин. Ноябрь аенда савым сыерлары көтүен  26 баш тана  белән тулыландырырга исәплиләр.  Якын көннәрдә алар да үрчем китерәчәк.

 

 

Фермада,  Илгиз Әминевның үзен дә  исәпкә алып, бүген дүрт кеше эшли. Тормыш иптәше Гөлнара сыерларны савы. Ферма  ике берәмлек портатив сыер саву аппараты белән комплектланган.

Әлегә фермада кул көче белән башкарылган эшләр дә бар. Терлекче Өлфәт Арсланов маллар астын чистарта.  Ә сыерларны, таналар һәм бозауларны тәрбияләү  Винер Хәлитовка йөләтелгән.

Ферма маллары рацоинының төп өлешен бүген күләмле азыклар һәм фураж оны тәшкил итә.  Үсемлек мае, шикәр җитештерү заводларыннан сыгынты, түп тә сатып алалар. Киләчәктә фермер маллар өчен сусыл азыклар хәзерләүне үзләштерергә дә исәп тота.

 Фермер Илгиз Әминев  тарафына район җитәкчелеге  бары тик уңай сүзләр генә юллый.  Чынлап та, крестьян-фермер хуҗалыгында эшләр җайлы бара.

 

Билгесез автор.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей