Балтач районы балыкчыларын бәйгедә көтәләр

Иске Балтач. 19 март - "Балтач таңнары". 19 март көнне Йөгерек Танып елгасында Балтач районы балыкчыларының бәкедән балык каптыру сезонын ябуга багышланган балык кармаклау ярышы узачак

 

Балыкчылык спортын популярлаштыру максатында, район Хакимиятенең физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге бәкедән балык каптыру осталарын бәйгегә чакыра.

Балыкчылык спортын популярлаштыру максатында, район Хакимияте, район хакимиятенең  физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе  бәкедән балык каптыру осталарын бәйгегә чакыра.

Бәйге  19  көнне Йөгереп Танып елгасының  Галимә тугае („Кызыл яр”) дип аталган төбәгендә үтәчәк. 

Япрышта катнашучыларны теркәү 10:00 сәгатьтә башлана.   11:00 сәгатьтә ярышка старт биреләчәк. Бөйге ике сәгать дәвам итә. Ярышшта катнашучы һәр балыкчының  боз тишкеч һәм башка кирәк-яраклары үзе белән булырга тиеш. Бәйге барышында бары бер мормышка ярдәмендә балык кармакларга рөхсәт ителә.  

  Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яшь, ин өлкән балыкчыны, иң эре балык каптыручыны, шулай ук иң кече балыкны тотучыны, балык куаптыручы иң оста хатын-кыз балыкчыны,  бәкене җитез тишүчеләрне билгеләяәкләр.

Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей