Балтач районы авылларында яңа ФАПлар төзелә

Бу зур эш "Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында башкарыла.

 

Авылның уңышлы үсеше-ул авыл халкы өчен уңайлы тормыш шартлары тудыру, һәм беренче чиратта, медицина ярдәме алу мөмкинлеге.

"Сәламәтлек саклау" милли проектын тормышка ашыру кысаларында узган ялларда Уразай, Түбән Иванай, Асавка һәм Магашлы - Алмантай авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктларын урнаштыру буенча төзелеш эшләре башланды.

"Башеврокуб" БМК " җәмгыяте төзелеш компаниясе эшне кыска срокларда башкарыр дип ышанабыз. Бүгенге көндә модульле ФАПларга нигез салу Түбән Иванай, Магашлы-Алмантай авылларында төгәлләнде”, — ди үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей