Балтач районы авылларында Сабан туена әзерләнәләр

Көмьязыда Сабантуй якынлашканы аеруча сизелә. Авылда,  борынгыдан килгән гореф-гадәт буенча, бәйрәмгә бүләкләр җыюны оештырдылар.
 

 

Халкыбызның борынгыдан килгән йола, гореф-гадәтләре  соңгы елларда  ныклап тергесзелә  башлады. Сабан туйларына авыл урамнары буйлап, йорт саен бүләк җыю шуларның берсе.

Милли уеннарда катнашучыларга дип бүләк җыю традициясе совет чорында да сакланып килде.  Ләкин күп авылларда онытылды бу гамәл.  Мостай Кәримнең “Кыз урлау”  комедиясендә  Әҗмәгол картның нәкъ: “Элек  Сабан туена бүләкләрне йорт саен йөреп җыя идек. Хәзер сөлге һәм башкаларын   кем тели үзе китереп элепе куяр,”—дигән кебек.

 Кичә Көмьязы  авылында Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы вәкилләре "Яшлек" бию коллективы   һәм  "Энҗе"  театр коллективы һәвәскәрләре белән берлектә Сабан туена бүләкләр җыюны оештырдылар. Турысын әйткәндә, Көмьязыда бу гореф-гадәтнең онытылганы булмады да.

Яшьләр дә кимен куймады. Җигүле атта, гармун моңнары астында милли киемнәрдләге кызлар-егетләр  җырлап урамнардан уздылар. Халык күмәгрәк җыелган урыннарда кешеләрне биетеп тә алдылар. Озын колганы минутлар эчендә бүләкләр “сырып” алды.   Күңелле. Халыкка алдан ул бәйрәм кәефе өсти бу тамаша.

Көмьязыда Сабан туе 9 июньдә узачак

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей