Балтач район Сабатуенда унҗиде чаптар ярышка чыкты

Иске Балтач. 4 июнь - "Балтач таңнары" Балтач район Сабан туенда чаптарлар ярышында “Мотор” җәмгыятеннән Гавиал кушаматлы ат ал бирмәде.

 

Атлар чабышын Сабан туенда күпләр яратып тамаша кыла. Шуңа да ярышларның бу төренә  бәйрәм башланы белән старт бирелә.

Һава шартларына бәйле,   атлар чабышы була алмаган Сабан туйлары да бар. Быел бу  яклап киртә булмады. Ярышлар буласы урында хәвефсезлек тәэмин итү максатында,  дистанцияне дисклап та чыктылар.  Бәйгедә төрле хуҗалыклардан унҗиде чаптар катнашты.

Ат чабышы авылларда елкычылык ни дәрәҗәдә булуын ачык күрсәтә.  Соңгы елларда хуҗалыкларда бу тармакка игътибар арта төште. Мәсәлән, "Луч", "Рассвет" хуҗалыкларыннан быелгы Сабан туенда чаптарлар ярышында өчәр ат катнашты. Ярышка килгән атлар арасында төрлесе бар. Арада әле яңа гына өйрәтелгәннәрен дә, сигез яшьлекләрен дә күрергә мөмкин. Ә чаптарның ярсып торган вакыты 3-4 яшьлек чагына туры килә икән.

 --Чаптарлар ярышы   хәвеф ихтималы булган бәйге. Шуңа да бу бәйгедә әзерлеге бик яхшы булган ир-егетләргә генә катнашырга рөхсәт итәләр. Алдан инструктаж үткәрелә. Ярышта катнашырга тәләүче балигъ булмаган малайларны фәкать ата-аналарының язма рәвештәге рөхсәте белән генә бәйгегә кертәбез,--ди баш судья Гөлнара Солтанова, ярыш шартлары белән таныштырып. 

Ярышлар өч заезда узды. “Мотор” җәмгыятеннән.  Павел Разанов  Гаваил  кушаматлы атта 1800 метр араны 2,08 минутта үтте.  Дельмиев  крестьян-фермер хуҗалыгыннан  Дамир Дельмиев йөгәнләгән  Красавица кушаматлы атның да кушаматы җисеменә туры килә. Ул финиш сызыгын икенче булып узды.  “Луч” җәмгыятеннән  Ветер кушаматлы атта Флорит Нуркаев  дистанцияне  2.17 минутта узып, өченче урынны яулады.  Шулай ук “Рассвет” җәмгыятенән  Лайк  кушаматлы чаптарда Алмаз Аглямов,   Куйбышев исемендәге кооперативтан Лазаль  кушаматлы чаптарда Илсаф Хайруллин  яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей