Балтач район хуҗалыкларында тракторларга техник карау үткәрү башланды

Түбән Сикияз. 9 март  - "Балтач таңнары". “Луч” җәмгыятендә быел 1600 гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарырга планлаштыралар. Авыл хуҗалыгы техникасы  язгы чәчүгә әзер.

Район буенча тәсъдыйк ителгән графикка ярашлы, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тракторларга техник карау үткәрү башланды. „Луч” җәмгыяте тракторларын беренчеләрдән булып карау мәйданчыгына бастырды.
 Хуҗалыкта булган  18 берәмлек трактор һәм бер тагылма дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясендә исәпкә куелган.   

--Парктагы барлык тракторлар да язгы кыр эшләрендә катнашачак. Быелгы язгы басуда 1600 гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарырга планлаштырабыз.  Сыйфатына җиткереп  ремонтланган техника  эш барышында сынатмый ул,--ди  “Луч" җәмгыяте директоры Марат Габидуллин трактор паркындагы бүгенге хәлләрдән канәгать булуын белдереп.

 Баш инженер  Рәис Галиханов  машина-трактор паркында    һәр эшне үз вакытында оештыруы,   ремонт эшләренә иртә  тотыну һәм аны вакытында башкарып чыгу мөмкинлеге биргән.

--Ике тракторның двигателенә капиталь ремонт үткәрдек. Ремонт кыйммәткә төшә. Алмаш өлешләргә генә дә йөз мең сумга якын чыгымнар тотыныла. Шулай ук көпчәкле берничә тракторның руль системасын үзгәртеп кордык. Аларын тормышка ашыру өчен дә бер-бер комплектны  утыз ике мең сумга сатып алырга туры килде,-- ди “Луч" җәмгыяте директоры Марат Габидуллин, икътисад күзлегеннән караганда бу ел авыр булачагын билгеләп.

Язгы басуда биш агрегат дым каплату уҗым культуралары, күпьеллык үләннәр чәчүлекләрен тырмату эшләре белән шәгыльләнәчәк. Чәчү алды культивациясе үткәрергә өч агрегат чыгарырга планлаштыралар.

 Инспектрлар механизторларның тракторчы-машинист таныклыгы, ОСАГО полисы барлыгы, юклыгына, үзйөрешле машиналарның руль, тормоз системалары яктырту сигналлары төзеклегенә, тракторның янгын хәвефсезлегенә яраклы булуына аеруча игътибар итте. Кимчелек табылган тракторга  ремонт үткәрү өчен егерме көн вакыт бирелә . Шушы вакыт эчендә кимчелек төзәтелеп, андый тракторга кабат карау үткәрелергә тиеш .Бу очракта машинаның техник торышы бары анда күрсәтелгән җитешсезлекләре буенча гына тикшерелә.

--Файдаланудагы трактор бар яклап та  стандартка туры килергә тиеш. Күп очракта тракторларга кырда гына түгел, гомум файдалану юлларыннан да хәрәкәт итә. Ә вак кына бер кимчелек авариягә сәбәпче булырга мөмкин.  Техниканы төзек файдалану мәсҗәләсенә җаваплы карарга кирәк,--диде дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе началҗнигы Айрат Галләмов, техник карау нәтиҗәләрен  игълан иткәндә

„Луч” җәмгыятендә тракторларга техник карау үткәрү барышында мәгълүмат-консультация үзәге директоры Вадим Галиәкбәров катнашты һәм эшләр барышында хәвефсезлек техникасына җаваплы карарга кирәклегенә басым ясады.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей