Балтач һәвәскәрләре кыр хуҗасы — игенчеләрне җыр-моң белән дәртләндерде

„Рассвет” җәмгыяте игенчеләре чәчү эшләренә бүген нокта куйды. Игенчеләрнең җиңү шатлыгын  район мәдәният сарае агитбригадасы һәвәскәрләре дә уртаклашты.

 

Рассветлылар  800 гектар мәйданда бөртекле,. 200 гектарда терлек азыгы культуралары урнаштырганнар . Вахит Шәйнуров, Марс Тукаев, Фәйрүз Сәлимов, Фәнис Кашапов, Раниф Шәйхетдинов, Мисхәт Әхмәтҗанов, Илсур Мирhаҗев, Рөстәм Низаметдинов, агроном Данил Фархутдиновлар чәчү эшләренең соңгы көннәренә кадәр басуда булганнар. Җәмгыять директоры Фидәрит Мирhаҗев әйтүенчә, еллар имин килеп, уңыш мул була күрсен.

Басуда игенчене тырыш хезмәткә дәртләндерүче җырлар яңгырады. Руслан Кабулов, Алсу Әхмәтсафиева, Гөлназ Шәрифуллина, Әлфинә Нуркаевалар үзләренең җырларын җиткерделәр.Район мәдәният сарае хезмәткәрләре Гөлфия Шәисламова, Гөлназ Галләмовлар да игенчеләргә изге теләкләрен юлладды.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей