Балтач экологлары чистарту өмәсенә чыкты

Greenway компанияcе партнерлары һәм ирекмәннәр Иске Балтач янындагы мәйданны калдыклардан тазартты.

 

Бу экологик чарада Татарстанның Әлмәт шәһәреннән кайткан Балтач килене Алиса Арсланова, Уфа шәһәреннән кайткан Әнифә Шакирова, Радик Шакиров, Балтачтан Зәлифә Гаттарова, аның улы  Рөстәм Гаттаров, кызы Азалия Гильметдинова белән Лилия Шакирова, кызы Юлия Пушкарская белән Айгөл Такаева, Зөләйха Гизатуллина, Тамара Рәхмәтуллина, ирекмәннәр Гөлназ Гайнетдинова, Рәҗәп Шәмсетдинов, Альберт Шайхлисламовлар катнашты.

—Безнең компания Балтачта унга якын партнерны берләштерә. Максатыбыз - экологияне килер буыннарга саклау. Чараның максаты да шуннан гыйбарәт. Без халыкны химиясез, чиста яшәргә өйрәтәбез. Кер юу порошокларын, шампуньнарны синтетик ысул белән эшләнгәннәрен түгел, экологик яктан чиста, таркала торганнарын файдаланабыз. Үзебез саткан продукциянең һәр бер сумын хәйрия эшенә күчерәбез, — дип эшчәнлекләре белән кыскача таныштырды безне компаниянең Иске Балтач авылындагы партнеры Айгөл Такаева.

Шушы көннәрдә экологлар өмә игълан итеп, Ике Балтач авылы янындагы, халык телендә “Земство күпере” дип йөртелгән урындагы мәйданны калдыклардан арындырдылар. Компаниянең сигез партнерына ирекмәннәр дә кушылган һәм өмәдә егерме кеше катнашкан. Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы  транспорт белән тәэмин иткән. Туксан капчык калдыклар җыеп, Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы Илгиз Рәхимҗанов рөхсәте белән килешенеп җыелган калдыклар полигонга чыгарылган.

Балтачта үткән чараны оештыручы Айгөл Такаева белдерүенчә, мондый өмәдә катнашырга теләүчеләр күп икән. Ике атнадан алар яңа мәйданны, иске аэропорт территориясен калдыклардан тазартачаклар. Балтачлылар үзләренең командасын “Чистюли” дип атаганнар.

—Безнең теләк: кеше табигать кочагына чыгып ял итә, күңел ача икән, пластик калдыкларын ташлап калдырмасыннар. Безнең район активистлары (компания партнерлары) әлегә экологик өмә җәелдереп чистарткан мәйданнар буенча Россиядә беренче урында бара, — ди Айгөл Такаева.  

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей