Балаларның шат авазы тынмасын!

Хәтерегездәдер, узган елны «Аек авыл» республика конкурсында катнашып, Шулган авылы 3нче урын яулаган иде. Бу бөтен район халкы өчен зур җиңү, зур сөенеч булды. Мәртәбәле конкурста ничә йөз авыл катнашты бит!

Бүләге дә саллы иде – 2 миллион сум. Авыл халкы белән киңәшләшкәннән соң, балалар мәйданчыгы төзергә дигән карарга киленә. Әйе, Шулган – районда иң зур авылларның берсе. Халкы күп, балалары туып тора. Мәйданчык өчен менә дигән урыны да табылган, ул үзәктә һәм балалар бакчасына терәлеп кенә тора. Заман таләпләренә туры килгән, барлык хәвефсезлек чаралары күрелгән мәйданчык ай ярым эчендә калкып чыкты. Аны эшләүне Илмир Шәрәфиев җитәкчелегендәге «Сатурн» җәмгыяте үз өстенә алды.

Конкурста җиңеп алган акча гына җитмәгән, билгеле. Янә 1 миллион сум – район хакимияте һәм 50 мең сум күләмендә «Крупская» җәмгыяте спонсорлык ярдәмләре күрсәткән.

– Без балачакта мондый мәйданчык хакында хыяллану түгел, андыйны күз алдына да китерә алмый идек. Бүген Шулган авылы халкы өчен зур сөенеч. Сез бердәм тырышлык белән ифрат авыр конкурста лаеклы җиңеп чыктыгыз. Бу мәйданчык сезнең бердәмлек нәтиҗәсе. Монда балаларның шат авазы тынмасын. Мәйданчыкның кадерен белегез, ватмагыз.

Ә сезнең авылга карата башкарасы эшләребез алда да көтә әле. Ниһаять, киләсе елга мәдәният йортын ремонтлау көтелә, – дип тагын бер шатлыклы хәбәр белән уртаклашты тантанада катнашкан район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов.

Үз чыгышында район хакимияте башлыгы урынбасары Әлфия Шәйнурова Шулган авыл Советы биләмәсе башлыгы Энҗе Бәдертдинованың тырышлыгын, биләмәсе өчен җанын биреп эшләгәнен ассызыклады, авыл халкын шундый зур сөенеч белән котлады.

Бу урында чынлап та Энҗе Рәфил кызының оста җитәкче булуын әйтеп үтү кирәк. Алар төрле дәрәҗәдәге конкурслардан бер вакытта да читтә калмый. Катнаша, үз көчен сыный, җиңүләр яулый. Ә ирешкәннәренә күзләр тимәсен. Соңгы елларда биредә төзекләндерү буенча күләмле һәм зур чыгымлы эшләр башкарылды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү паркы», үзәк мәйданда тротуар салу, коймаларны яңарту, урам утлары кую – болар төрле прог­раммалар чикләрендә башкарылган эшләр.

Балаларның, аларның әти-әниләренең, зүрнәй-зүрә­тәйләренең йөзләре шат­лыктан балкый иде, алар­ның һәркайсысы урындагы җитәкчеләргә, район хаки­миятенә ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Район мәдәният сарае артистлары тантананы тагын да ямьләп җибәрде.

Шулган авыл Советында бик бәхетле халык яши икән дигән уйда кайттык. Юллар төзек, утлар яна, биләмә олы юлдан артык ерак түгел, социаль объектлар, «Крупская» җәмгыяте гөрләп эшли. Аллаһка шөкер…

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей