БАЛАЛАРГА ШАТЛЫК БҮЛӘК ИТТЕЛӘР

Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү максаты белән үткәрелгән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе тәмамланды. Бу шәфкатьлелек чарасында муниципаль район хакимияте, Яшьләр үзәге, суд приставларының Чакмагыш районы бүлеге, Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе һәм “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы, Чакмагыш районы эчке эшләр бүлеге һәм аның каршындагы Җәмәгатьчелек советы, “Электролюкс” магазины, шәхси эшкуарлар Ардуванова, Исхакова, Кушнаренко юл ремонтлау төзелеш  участогы, Кушнаренко районындагы «Гаилә» хезмәте, шул ук районның опека һәм күзәтчелек секторы һәм эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү төркеме хезмәткәрләре, шулай ук аерым кешеләр катнаштылар, бездә тәрбияләнүче балаларга уку кирәкләре тапшырып, ярдәм иттеләр. Балалар һәм үсмәрләр өчен социаль приютның Чакмагыштагы бүлеге җитәкчелеге йөрәге кушуы буенча шушы акциядә катнашып, тәрбияләнүчеләребезгә зур шатлык бүләк иткәннәре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей