“БАЛАЛАРГА ШАТЛЫК БҮЛӘК ИТ” АКЦИЯСЕ

Башкортстан дәүләт университетының волонтерлар үзәге комиссиясе районыбызда эшләп килгән “Без бергә” ирекмәннәр хәрәкәте волонтерлары белән берлектә “Балаларга шатлык бүләк ит” акциясе чикләрендә Чакмагыштагы балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютта булдылар. Алар уенчыклар, киемнәр, канцелярия товарлары һәм китаплар җыеп, приютта тәрбияләнүче балаларга тапшырдылар. Коронавирус эпидемиясе таралу хәвефенә бәйле, волонтерлар алар белән шәхсән очрашып, күзгә-күз карашып сөйләшә алмасалар да, хәл тотрыклангач яңадан килергә һәм артабан приютта даими кунак булырга вәгъдә иттеләр. Муниципаль район хакимиятенең Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча комитеты һәм Яшьләр үзәге белгечләре акциядә катнашкан студентларга һәм волонтерларга ихлас рәхмәт белдерә.

 

 

Флорида Камалова, Яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей