Балалар бәхетле булсын!

Бал кортларын Аллаһны аеруча яраткан җан ияләре, диләр. Чыннан да, шушы кечкенә бөҗәкләрнең тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел. Умарта эчендә аларның һәркайсы үз эшен белеп башкара: кайсыдыр - бал җыючы, икенчеләре иминлекне тәэмин итүче, өченчеләре исә - ана кортны саклаучы. Аеруча бу бөҗәкләрнең татулыгы таң калдыра. Умарта каршына башка бөҗәк килдеме, сакчы кортлар шунда ук бер-берсен яклауга әзерлеген күрсәтә. Нуриман районының Урман авылында яшәүче умартачы Мөхәррәм Яновтан: “Бал кортлары күпләп чакмасын өчен нишләргә кирәк?”- дип сорагач, “Аларны кыерсытырга ярамый. Берсенә генә начарлык эшләсәң дә, калганнары аны якларга ташланачак. Алар бик бердәм”, - дип җавап бирде.

Әйткәндәй,  Яновларның үзләренең гаиләсен дә шушы бал кортлары белән чагыштыру урынлы. 5 кызга гомер бүләк иткән Мөхәррәм абый белән Зилә апа бүген оныклар шатлыгын да күреп яши.

Мөхәррәм Янов 1967 елда Нуриман районының Зур Теңкәш авылында туган. Биш кыз арасында бер генә малай булып үсә ул. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, егет Германиягә хәрби бурычын үтәргә алына. Ике елдан туган якларына исән-имин әйләнеп кайтып, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Кулларына диплом алган егет Урман авылын төзүдә катнаша. Шушы елларда булачак тормыш иптәше Зилә белән таныша. Бүген исә гаилә башлыгы биредә мал табибы булып эшли, ә Зилә - сатучы.

Яновларның өйләрендә кайнаган тормыш чыннан да умартны хәтерләтә. Биредә татулык, бер-берсенә карата хөрмәт хисе хакимлек итә. Олы кызлары Линара бүген инде үзе ике малай әнисе. Балачактагы кебек, әле дә әти-әнисенә төрле эшләрдә ярдәм итә, туганнары белән бик тыгыз аралаша. Ильнара медицина колледжын тәмамлап,  бала тудыру йортында акушерка булып эшли. Юлия – 11нче, Рания – 6нчы, Азалия 4нче сыйныфларда укыйлар.

 “Хезмәт берләштерә” диләр. Яновлар исә гаиләләре белән умартачылык белән шөгыльләнә. Бүген умарталыкта 80 оя бал корты асрала. Гадәттә, бу шөгыль белән күбрәк ир-егетләр кызыксынса да, гаиләдә кызлар да әти-әнисенә зур теләк белән ярдәм итә.

-           Кызлар үзләре генә дә умарта карарга өйрәнде инде. “Бал кортларын яшь бала тәрбияләгән кебек карарга кирәк” диюләре дөрес. Вакытында җылытырга, күчләрне киметергә яисә арттырырга һәм башка эшләрнең җиренә җиткерелеп башкарылуы гына югары сыйфатлы һәм тиешле күләмдә продукция алу мөмкинлеген бирә. Әлбәттә, кызлардан башка боларны башкару авыр булыр иде. Рамнарны чистарту, бал аерту һәм башка эшләрнең берсеннән дә калмый алар. Күптән түгел  Юлия, “Яшь умартачы” республика конкурсында катнашып, икенче урынга лаек булды. Моңа кадәр дә балалар умартачылыкка багышланган бик күп конкурсларда призлы урыннар алган иде, - ди гаилә башлыгы.

Чыннан да, Яновларның йортын республиканың төрле шәһәр-районнарында оештырылган умартачылар конкурсларында җиңүләре турында медальләр, грамоталар бизи. “Умартачылар династиясе” конкурсында беренче урын яулау да аларның бу шөгыльгә җитди кравын күрсәтә.

-           Тырышкан кешегә нәрсәдер җитештерү, аны сату авыр түгел. Балны сатып алучыларыбыз бар. Алар ел саен алдан ук заказ бирә. Сыйфатка өстенлек бирүләре шөгылебезнең тагын да камилләшүен тәэмин итә, - ди Мөхәррәм.

Әйе, Яновларның бердәмлеге эштә генә түгел, тормышта да ачык чагыла.

-           Буш вакытта гитарада уйнап җырларга яратам. Әлбәттә миңа кызлар да теләп кушыла, - ди гаилә башлыгы.

-           Без икебез дә бала яратабыз. Биш балабыз булуга да сөенеп туя алмыйбыз. Күптән түгел тәрбиягә тагын бер бала алырга уйладык. Иглин районына барып, карап та йөрдек. Мөхәррәм белән икәүләп бер малайны ошаттык. Тик аны алу насыйп булмады. Мөхәррәмнең әнисе каршы килде. “Үз балаларыгыз да күп. Озакламый оныкларыгыз булыр”, - дигәч, олы кеше сүзенә каршы килә алмадык. Чыннан да, бүген инде ике оныгыбызны сөеп туя алмыйбыз. Данис белән Данияр безгә бик кадерле. “Баланың баласы балдан татлы” диюләре дөрес икән, - ди Зилә.

Чыннан да, бала яраткан кеше башкалардан эчкерсезлеге, ихласлылгы белән аерылып тора. Мөхәррәм белән Зилә Яновлар үзләрендәге шушы матур сыйфатларны балаларында да тәрбияли алган. Алар да, әти-әниләре кебек, шундый матур гаиләле булып, балалар шатлыгын күреп яшәсен иде, ди бәхетле ата-ана.

Гөлия Гәрәева.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей