БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА ҖЫЛЫ, КЛУБТА КҮҢЕЛЛЕ

Илчембәт авыл советы янә тәкъдимнәрне бюджетлау проектларында уңышлы катнаша

Башкортстан тәкъдимнәрне бюджетлау проектларында 2014 елдан катнаша. Дәүләт ярдәменнән тыш, алар бу проектларда республика халкының чәмле катнашуын күздә тота һәм җәмәгать биләмәләренең төзеклеген һәм уңайлылык дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлтелгән.

“Анык эшләр” проекты һәм Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасы аеруча көнүзәк. Мәсәлән, быел Туймазы районында “Анык эшләр” проектын тормышка ашыру кысаларында кимендә
9 миллион сумлык 30дан артык, Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасы буенча кимендә 4,3 миллион сумлык биш объект төзекләндереләчәк.
Илчембәт авыл советы авыл биләмәсе халкы быел ике программага да керә алган. Төбәк тәкъдимнәрен хуп-лау программасы ярдәмендә Мәкъсеттә тиздән юлга комташ түшәләчәк. Илчембәт балалар бакчасында ремонт бара инде. Ел саен үткәрелүче гади ремонттан тыш анда “Анык эшләр” проекты кысаларында иске агач тәрәзәләр пластикка алыштырылачак.
– Мәктәпкәчә белем бирү оешмасына кимендә 40 ел. Берничә ел элек биредә түбә җентекле ремонтланды, әмма иске тәрәзәләрдәге ярыклардан җил өрү сәбәпле, биналарда салкын иде, – ди балалар бакчасы җитәкчесе Роза Вәлиева. – Бакчага кимендә 40 бала йөри, һәм авыл халкы беренче чиратта аларның сәламәтлеген кайгыртырга, уен, йокы бүлмәләрендә һәм бәдрәфтә тәрәзәләрне алыштырырга карар итте. 2018 елда “Анык эшләр” проекты кысаларында биредә 12, быел янә 12 тәрәзә алыштырылды (кимендә 300 мең сумлык).
Шулай ук “Анык эшләр” кысаларында илчембәтлеләр шушы көннәрдә 300 мең сумлык яңа музыка җиһазларына ия булды. Микшер пультлары, колонка, тавыш көчәйткечләр бу. Мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Шарапова, коронавирус хәвефе узып, мәдәният учагында моңлы көйләр һәм авылдашларының шат авазлары яңгыравын түземсезләнеп көтә.
Әйткәндәй, бу мәдәният йортының тарихы гади түгел. Алты ел дәвамында буш тора ул – бина шәхси эшкуар кулында була, ул биредә яшьләр үзәге оештырырга ниятли. Әмма бу хыялын тормышка ашыра алмый. 2016 елда муниципалитет һәм төбәк хакимиятләренең уртак тырышлыгы белән клубны авыл халкына кире кайтаралар. Биредә янә тормыш кайный: китапханә күченә, берничә иҗат берләшмәсе эшли башлый, төрле чаралар үткәрелә. Шуңа күрә һичшиксез тавыш җиһазлары тулысынча файдаланылачак биредә.
Әйткәндәй, төзекләндерүгә юнәлтелгән янә бер дәүләт программасы – “Уңайлы шәһәр мохите тәэмин итү” буенча былтыр мәдәният йорты алдындагы мәйданчык асфальтланган. Хәзер көзге пычрак та, җәйге яңгырлар да авыл халкына мәдәният учагына килергә комачауламый. Моннан тыш, 2017 елда аның биләмәсендә балалар мәйданчыгы җиһазланган, бала-чага көне-төне шунда хәзер.
– Авыл халкының чәмлеле-ге нәтиҗәсендә безнең биләмә күпсанлы проектларда катнаша һәм җиңә, – ди авыл советы башлыгы Рим Гыйниятуллин. – Чәмле әгъзалар һәр авылда бар. Алар халыкны җыелышларга тупларга ярдәм итә, акча җыя. Андый кешеләр – төбәк үзидарәсендә чын-чынлап катнашучылар. Илчембәттә аксакаллар Альберт Галимов, Рашат Нуретдинов, Мөсәвир Гыймазетдинов бу. Мин аларга бик рәхмәтле.

Резида Халиуллина

"Туймазы хәбәрләре"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей