“Бал кортлары йорт салышты”

Авылларда сигез меңгә якын умарта теркәлгән, шәһәрдә аларның саны меңгә якын. Яңа Уртавыл, Ямады, Первомай авыл Советларында иң күп умарта саны теркәлгән. Крестьян-фермер хуҗалыклары өлешенә меңгә якын умарта туры килә.

Ямады авыл Советына караучы Андреевка авылында яшәүче Павел Нурисламов мәктәптә физкультура һәм тормыш хәвефсезлеге дәресләре укыта. Әмма менә инде егерме елдан артык “умартачы” дигән исемне горур йөртә.

Павел Касыйм улы әлеге һөнәрне күршесе Фәнә­ви Куштанаев үрнә­гендә үз итә. Күршесеннән күреп, умартачылык турында журналлар яздырып ала, тәүдә бер баш умарта алып, үзен сынап карамакчы була. Мәшәкате күп булса да, тынычландыра, бөтен­ләе белән җәлеп итә торган бу һөнәр Павелга бик ошый һәм ул умарталар санын арттыра.

— Кортлар — искиткеч җан ияләре, алар кешене пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәтә. Бал кортлары белән ялкау кешеләр эш итә алмый, аларның үзләре кебек тынгысыз, эшчән булырга кирәк, — ди Павел.

Павелның хатыны да балаларга белем бирә.

— Укытучы акчасына әллә кая китеп булмый. Без бал кортлары ярдәмендә генә яңа йорт төзеп чыктык, — ди Павел. — Дөрес, маллар да асрыйбыз, тырышабыз. Балаларны укытырга да шул бал белән кәсеп итү ярдәм итте. Әйткәндәй, алар да кечкенә чакларыннан умарта карап, эшне белеп үсте, кирәк чакта аерган күчләрне тубалга җыя иде. Киләчәктә, бәлки, безнең эш аларга да күчәр, — ди Павел.

Бик мөмкин, чөнки бал бит әле ул организм өчен дә зур файда.

— Балны барысы да ярата, ә менә бал кортлары белән мәш килергә барысы да атлыгып тормый. Әллә эшеннән куркалар, әллә кортлардан. Шулай да соңгы елларда киңәш сорап килүчеләр, кызыксынучылар саны арта, — ди Павел Касыйм улы.

Г.Гыйлемханова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей