“БАЛ БУЛЫП ЯВА ЯҢГЫРЛАР, БАЛ БУЛЫП ҮСӘ ЧӘЧӘК...»

Югары Троицкий авыл советы умартачылары күч санын ишәйтү өстендә эшли

Фрунзе авылы умартачысы Алмаз Сафиуллин белән Югары Троицкийдан Илдан Батыров – төрле буын вәкилләре.
Димәк, аларның тәҗрибәсе дә, тормышка карашы да үзгә. Әмма бер нәрсәдә фикерләре уртак: умартачылыкта китаптан алган белем түгел, шушы эшкә тартылу һәм сынаулар, хаталанулар аша килгән шәхси тәҗрибә мөһим. Кешедә аны туплау өчен чәмлелек һәм сабырлык җитә икән – уңышлы умартачы килеп чыгачак. Кортларны ярата алмый икән – уңышсызлык эзәрлекләячәк.

Ерак юлларга йөрүче умартачы
Хәер, кайчандыр умарта тоткан дәү бабасы белән әбисенең тәҗрибәсе дә бик ярап куйган Алмаз Җәүдәт улына: бәләкәй чакта гел алар тирәсендә бөтерелгән. Искә алган, өлкәннәрнең эшен күзәткән. Шул вакытта ук малай: “Армиядән кайткач – умарта үрчетәчәкмен”, – дип карар иткән. Тик бу ниятен тормышка ашырганчы байтак вакыт үткән: хезмәтен тутырып кайткач, егет зур йөк машинасына утырган. Хыялына 15 елдан соң
гына әйләнеп кайткан. Шул дәвердән бирле кара көздән башлап, озын кыш буе ир-узаман ерак юлларга йөри, язны һәм җәйне авыл хуҗалыгына багышлый. Шул исәптән, умартала-
рына.
Ир кеше даими рәвештә Серафимовкада теркәлгән, әмма буш вакытының байтак өлешен гаиләсе белән ата-анасының Фрунзе авылындагы йортында үткәрә. Күпләп бал кортлары үрчетүдән кала, бәрәңге игә, сыер малы өчен үлән чәчә. Әмма, үзенең сүзләренә караганда, умартачылык якынрак аңа.
— Алар белән эшләгәндә җанга рәхәт. Өстәвенә, авыл хуҗалыгының башка юнәлешләренә караганда, умартачылык файдалырак. Чөнки бал кортлары хезмәт хакы да, ягулык та таләп итми, – дип шаярта ул.
Хәер, умартачылыкта да зыянсыз булмый. Берничә ел элек бал кортлары кырылган. Чөнки күршедә генә рапс чәчкән хуҗалык чәчүлекләрне вакытыннан алда химикатлар белән агулаган.
Моның ише күңелсезлекләр кәефен төшерми Алмаз Сафиуллинның. Ул умарталыгын киңәйтергә, шулай ук умарталарны кышлату өчен зур йорт (омшаник) салырга тели. Шөкер, гаиләсе һәр башлангычын хуплый: хатыны Венера ире сәфәрдә чагында нечкәбилләргә күз-колак була, сигез яшьлек улы Арслан әтисеннән бер тотам калмый, вак-төяк эшкә ярый.
— Әлегә умарталарым күп түгел. Сез Югары Троицкий авылындагы яшь хезмәттәшемә сугылыгыз, – дип киңәш итә Алмаз Җәүдәт улы, безнең белән хушлашып.

Карника үрчетәбез
Ачыклануынча, тәҗрибәле умартачы Югары Троицкийдагы хезмәттәшенә беренчеләр исәбендә киңәш-табыш итүче булуын әйтми калдырган. 25 яшенә Илдан Батыров авыл хуҗалыгы тармагында тәҗрибә туплап өлгергән, чөнки ул әтисенә – күптармаклы зур “Уңыш” хуҗалыгы җитәкчесе Мөхәмәтгәрәй Батыровка булышкан. Әмма хуҗалык умарта тотмаган. Шуңа күрә Илдан Гәрәй улына бал кортлары белән танышуны “нольдән” башларга туры килгән.
— Умартачылыкка кагылышлы күпме генә китап язылмасын, эш барышында төрле нечкәлекләр барлыкка килә. Аны фәкать шәхси тәҗрибәңдә генә беләсең, – дип раслый умартачы өлкән хезмәттәшенең сүзләрен һәм умартадан гәрәбәдәй бал белән тулы кәрәзле рамны тартып чыгара. – Баштагы мәлдә корт чагудан бөтен җирем шеш иде. Хәтта чәйни дә алмадым. Чөнки бал кортлары белән эш итүнең бернинди тәҗрибәсе дә юк иде. Биш елда ияләштем, мавыгып киттем. Хәзер бал кортларсыз тормышымны күз алдына да китермим. Умарта санын ишәйтәчәкмен.
Батыровның умарталыгы урман баскан калкулыклар арасында урнашкан, якында гына буа. Илдан Гәрәй улы төбәктә үрчетелгән бал кортлары белән генә чикләнмәгән, сынаулар үткәрә башлаган: Бөрҗән һәм урта рус токымнарыннан кала,
аның умарталарында башка дистәләп токым асралган. Ахыр чиктә Австриянең карника токымында туктал-
ган.
— Алар үзебездәге кортларга караганда шактый тыныч, шул ук вакытта нәтиҗәлерәк тә, – дип аңлата умартачы. – Бер бал бирүче үләннән икенчесенә җиңел генә күчә, сыйфатлырагын сайлый. Бер күч җәй дәвамында 70 килограммгача бал җыя ала!
Әмма мин бал кортлары белән икътисади күзлектән чыгып та шөгыльләнәм. Умарталыкның күпчелек кеше өчен файдалы ризык бирүен аңлау да чәмләндерә.
Батыровның тагын бер уе бар – умарталыкта апийорт төзү. Бу умарталар өстендә урнашкан павильон, анда кешеләр бөҗәкләр белән турыдан-туры очрашмыйча, бал, балавыз, прополис, бал корты сөте белән сугарылган һаваны сулый ала.

Ләлә МУСИНА

"Туймазы хәбәрләре"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей