Бакчасында 1,5 килограммлы бәрәңге үстергән (Бураевский район)

“БАССРның атказанган агрономы”,  “Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемнәрен лаеклы йөрткән Рәфит Нәҗметдиновны районда белмәгән кеше юктыр.

Гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Рәфит Заһит улы безнең редакциягә шатлыгы белән уртаклашырга килде.  Ул бакчасында 1,5 килограммлы бәрәңге үстергән.

– Гомеремдә беренче тапкыр мондый уңышка ирештем! – дип белдерде Рәфит абый.

Афәрин! Мондый уңышны исән-сау ашарга да язсын!

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей