Бакча да уяна башлады

Яшелчә бакчаларында әле калын кар ята, бураннары да кабатланып тора. Әмма кояшлы аяз көннәр арта, язның якынлашуы инде сизелә. Мартның икенче яртысында кар акрынлап утыра һәм эри башлый.
Бу айда яшелчә үстерүченең төп игътибары ачык грунтта утыртылырга тиешле яшелчә культураларының рассадаларын өй шартларында, иртә парникларда, теплицаларда үстерүгә юнәлгән була. Өй шартларында иртә өлгерә торган помидорны рассада өчен март башында, соң өлгерешле сортларын 18-21 мартта чәчәләр. Иртә парникларда март башында иртә өлгерешле кәбестә рассадаларын, шулай ук яшел килеш файдалану өчен редис, кыяклы суган, салат һәм шпинат кебек культураларны чәчү башлана. 
Яшелчә үстерүчеләр бу айда шулай ук ачык грунт өчен минераль ашламалар әзерләүне дәвам итәләр, бакчаларда кар тоталар, кар сулары тотарга әзерләнәләр. Шушы максат белән битләүләрнең авыш ягына аркылы рәвештә кар өстенә һәр 2 м саен тасма-тасма итеп черемә яисә көл сибәләр, кардан валлар ясыйлар. Март ахырларында пленкалы теплицаларга рамнар куялар яисә ике катлап пленка белән ябарга керешәләр.

Март аенда бакчада түбәндәге эшләр көтә

1. Йортта да, теплицада да мәшәкатьләр бихисап бу чорда:
тәрәзә төбендә үсә торган күпьеллык культураларны һәм яшел тәмләткечләрне күчереп утырту (әче борыч, базилик, майоран, мелисса);
тишелеп чыккан помидор һәм борыч, сельдерей, баклажан үсентеләрен тәрбияләү.
2. Мартта түбәндәге яшелчәләрнең орлыкларын утырту дәвам итә:
ай башында – ачык туфракка утырту өчен розмарин орлыкларын;
5-15 мартта иртә өлгерүче кәбестә орлыкларын: ак кәбестә, кызыл кәбестә, брюссель кәбестәсе, кольраби;
20-25 март – чәчәкле кәбестә һәм брокколи;
15-30 март – суган һәм күпчелек яшел тәмләткечләрне чәчә башларга мөмкин;
25-30 март – ачык грунтка утырту өчен помидор, борыч һәм физалис чәчәргә вакыт.
3. Иртә уңыш алу өчен яшелчәләр утыртырга планлаштырсагыз, парникларны һәм алар утыртыласы туфракны тәртипкә китерегез.
4. Җимеш агачларын һәм куакларын санитар кисү көтә бу чорда. Бакчада булган карны бакча җиләге һәм кура җиләге төпләренә өяргә тырышыгыз.
5. Март аенда карлыган куакларын тикшерегез. Әгәр аларда кабарган-бүртенгән бөреләр күренә икән, аларны юк итегез. Болай иткәндә сез бөре талпаныннан котылырсыз.
6. Яшелчәләрне иртәрәк чәчәргә исәпләгән түтәлләр өстенә торф яки көл сибеп куегыз. Алар карга тизрәк эрергә ярдәм итәчәк.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей