Аяз көнне эш кыза (Бураевский район)

Май ае башындагы шифалы явымнардан соң җылытып җибәргән көннәрдә игенчеләр басудан кайтмый эшләргә риза. Шуңа хезмәт күрсәткечләре дә ярыйсы гына күтәрелде. Мәсәлән, 8 май иртәсенә барлыгы 21мең 200 гектар мәйданда дым капланып күпьелллык үләннәр һәм имин кышлаган басуларда уҗым культуралары өстәмә  тукландырылып тырматылды, 6 мең гектардан артык җирдә культивация ясалды һәм шуның  4600 гектарына якыны чәчелеп кәтүкләнде.

«Победа» җәмгыятенең Борай бүлекчәсендә өч агрегат бодай чәчүдә эшләде. Бөртекле культураларның барсына да минераль ашлама кертелә, ул гектарына уртача 50 килограмм туры килә. Т-150 К тракторларында Фәдүс Шакиров белән яшь механизатор Илнар Насыйбуллин культивациядә көч салса, чәчү комплексында Антон Зайруллин,Т-150 К тракторында Роберт Шәймөхәмәтов,  МТЗ -1221дә Артем Шакирҗанов, МТЗ 82дә Олег Гайдуллин һәм аларга ярдәмләшүчеләр Рәил Хәмзин, Фиданур Гәлләмшин, орлык чыгаручылар Евгений Васильев, Александр Шәнгәрәев, ындыр табагында орлык төяүчеләр Вадим Ханафин белән Дмитрий Бадертдинов һәм башкалар мондый вакытта ал-ял белән исәпләшми.

Кечерәк агрегатлар көненә уртача ким дигәндә 35-40 гектар мәйданда эш башкара, чәчү комплексы 80-100 гектардан калмый. Көннәр шулай аяз торганда иртә культуралар чәчүне дүрт – биш эш көнендә төгәлләячәкбез, - ди бүлекчә директоры Даниф Нигъматҗанов.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей