Авылымның уңган килене

Мин килгәндә сүрәтләмәм герое өйдә юк иде. Үзе кайтып кергәнче, бианасы Хәлилова Вәсилә апа белән әңгәмә корып алдык.

      -        Ирем, Нурлыгаяным мәрхүм булганга да дистә еллар үтеп китте, - дип авыр сулады ул. Хәзер менә үзем дә өйдә генәмен, ихатага да чыгып йөри алмыйм. Әле дә ярый киленем булдыклы - барысына да өлгерә.

      Әсән кызы Илмира безнең авылга 37 ел элек килен булып төште. Җәйләү авылы егете Наил Хәлиловка кияүгә чыгарга ризалык биреп, аның белән язмышын бәйләде. Яшьләр тату, ныклы гаилә корды. Беренче көннәрдән ук Илмира үзен уңган, башкаларга карата ихлас, ачык күңелле итеп күрсәтте. Колхоз эшләреннән дә калмады. Гаиләсендә сөекле хатын, хәстәрлекле ана булды. Иренең туганнарын да якын итте.

      ...Бераздан Илмира үзе дә кайтып керде, әңгәмәгә кушылып китте. Мин аңардан тормышының кайсы дәвере күңелендә ныграк уелып калуы, юлында очраган авырлыкларны ничек җиңүе хакында сорадым.

      -        Сөенече дә, көенече дә җитәрлек булды, - дип елмайды Илмира, уйланып. -Җәйге лагерьда лаборант булып эшләгән чагымны гына сөйлим. Берчак шулай (ничәнче ел икәнен тәгаен генә хәтерләмим) җәй яңгырлы  килде, чиләктән түккәндәй койды да койды, тирә-як баткакка әверелде. Сыер савучылар, эшләрен бетереп, өйләренә таралыша, ә миңа сөт суытканны карап торырга, анализ алырга, машинаны комбинатка озатырга кирәк. Машина еш кына соңлап килә: я юлда ватыла яисә ерып чыккысыз пычракка батып ята. Кичке сөтне савучылар иртәнге савымга килүгә генә озаткан чакларым да булды...

      Авырлыкларга карамастан, эшемне, хезмәттәшләремне бик яраттым,- ди Илмира. - Агыйдел ярының җәйге лагерь урнашкан турында ахирәтләрем белән таң атуын сокланып күзәтүебез hәм кояшны озатуларыбыз әле дә хәтердә.

      Хәлиловлар өч бала тәрбияләп үстерде: ике ул, бер кыз. Бүгенге көндә өчесе дә үз тормышлары белән яши.  Соңгы вакытта Илмира шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән мәшгуль булды. Авылдашлары аның эшеннән бик канәгать.

      Илмирага карап, сәгать дөресләргә була, - дип мактыйлар аны.

Кайчандыр Җәйләү җи­рен үз иткән кыюсыз яшь кыз бүген инде дәү әни!

 

Дамир Долин, агропредприятие ветераны, «Юлдаш» гәзите, Дүртөйле районы

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей