Авылның төп байлыгы – хезмәт сөючән кешеләре

Ялдәк авылындагы «Зарипов» крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүчеләрнең төп өлеше вакыт белән сыналган, үз эшләрен биш бармаклары кебек белгән осталар.

Алар арасында Ромис Әүхәтов (рәсемдә) та бар. Ул үзенең хезмәт юлын терлекчелеккә багышлый. Терлекче хезмәте – авылда иң авыр эшләрнең берсе. Бу хезмәт кешедән нәтиҗәле эшләүне һәм чыдамлык таләп итә. Шулай булуга карамастан, ул үзенең тормышын бу һөнәрдән башка күз алдына да китерә алмый. Лаеклы ялга чыккач та эшен ташламаган ул, бар осталыгын, тәҗрибәсен эшкә җигеп эшли һәм аның барысы да яхшы килеп чыга. Хуҗалыктагы терлекләрне ашату, су эчерү, асларын алу аның карамагында. Шуңа да маллар сәламәт, көр.
– Ромис Рәфил улы – намуслы хезмәткәр. Эшкә җаваплы каравы белән башкаларга өлге булып тора ул, – дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Әхләф Зарипов.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей