Авылның таянычы

       Борын заманнарда hәр гаилә үз җирен үзе эшкәртеп үз көнен үзе күргән. Шул яшәү рәвеше бабасыннан атасына, атасыннан баласына күчкән. Шуца да колхозлаштыру чоры бик авыр hәм катлаулы барган дип укып үстек без тарих дәресләрендә. Гасырга якын вакыт үтүгә хәл капма-каршы якка үзгәрде төсле. Колхоз дип аталмаса да, авыл җирлегендәге хуҗалыкка таяна, шуца сыена авыл кешесе. Хуҗалык ныклырак булган саен авыл тормышы да ямьлерәк hәм өметлерәк була.

       "Чишмә племзаводы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять Дүртөйле районындагы уңышлы эшләп килгән хуҗалыкларның берсе. Хуҗалык мәйданы чагыштырмача зур түгел. 3641 гектар чамасы, шуларның 2488 гектары — сөрү җире. Арпа, солы, борчак — барлыгы 980 гектарга бөртекле культура чәчелә. Без барганда басу уңганнары кукуруз чәчәләр иде. Быел hәр хуҗалык диярлек уҗымнарны бозып, яңадан чәчәргә мәҗбүр булды. Монда да язга югалтусыз гына чыга алмаганнар. Яңадан чәчәргә туры килгән.

       "Чишмәнең төп юнәлеше — малчылык. Мал санын җир мәйданына бүлеп исәпләсәң, иң күп мал тотучы хуҗалык санала ул. Биредә бестужев токымлы сыерлар да, кара-чобарлар да бар. Хуҗалыкта барлыгы 532 баш сыер булса, шуларның 112 се — кара-чобар, 420 е — бестужев токымлы. Икесе дә сөтне мул бирүче токым. Агымдагы елның тәүге дүрт аена hәр сыердан 1778 кг. сөт җитештерелгән. Бер айга — 444,5 кг., ә бер көнгә 14,8 кг сөт савылган дигән сүз бу. Сөтне Бөре шәhәреннән килеп алалар.

       — Вакытында түлиләр, ышанычлы партнерлар. Иң мөhиме шул бит инде, — ди хуҗалык директоры Фирдәвес Мөхәммәтнур улы Кәбиров. Әлеге вазифада ул апрель аенда гына эшли башлаган иде. Авыл хуҗалыгы белән яхшы таныш булса да, эшенең бөтен нечкәлекләренә төшенеп йөргән чагы.

Дүрт ферманың өчесе сөткә, берсе иткә эшли. Итне Куеды ит комбинатына саталар.

        Әлбәттә, бүген төп акча кертүче сөт диләр биредә. Көндәлек продукт бит. Савып алу белән сатарга мөмкин. Ә малны үстереп ит алыр өчен ике еллап вакыт кирәк. Эре мөгезле малдан тыш, 49 баш ат та бар.

        Хуҗалык Чишмә, Җитембәк hәм Сикәле авыллары мәйданында урнашкан. Кайчандыр авыл биләмәсе үзләрендә булган. Әмма берләштерүләрдән соң бу авыллар Исмаил авыл биләмәсенә карый башлый. Алардан тыш, анда тагын 8 авыл керә. Шул авыл биләмәсендә урнашкан ике агрокомплексның берсе инде —"Чишмә". Шуңа күрә авыл халкына төрле йомыш белән еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Нигездә, әлбәттә, матди чыгымнарга бәйле мәсьәләләр белән киләләр.

       Хуҗалыкта эшләп йөргән 107 кешенең күпчелеге шушы өч авылныкы. Хәер, читтән килеп эшләүчеләр дә юк түгел. Даими рәвештә 18-19 мең хезмәт хакы ала алар.

        Чишмә авылында 9 еллык мәктәп, клуб, кибет hәм мәчет бар.

       Шәхси хуҗалыкларда да халык мал тота әле монда. Икешәр сыер асраган кешеләр дә бар ди. Авыл көтүендә 120 баш мал йөри. hәм ул көтүне тере көтүче көтә. Мондый хәлне шаккатып сөйләр заманда яшибез. Чөнки хәзер күп җирдә электрокөтүче "яллыйлар".

— Көтүдә hәрвакыт 140-160 баш мал була иде. Шушы сан соңгы дистә  елда  тотрыклы сакланып килеп, соңгы берничә жәйдә генә кәмеде. Күрше Җитембәктә дә 100 дән арткан еллар бар иде. Хәзер 14 сыер калган. Чөнки авыл олыгая, төп халык — пенсионерлар.

          Ләкин шулай да авыл кешесе мал асрамый дип әйтеп булмый. Асрый алар, бары тик үгез малын, иткә дип үстергәнен көтүгә чыгармыйлар. Көтүгә савым сыерлары гына йөри, — ди 20 елга якын шушы хуҗалыкта эшләгән икътисадчы Рида Хәләф кызы Фазлыйәхмәтова.

        Яшерен-батырын түгел, монда да яшьләр читкә китә. Быел 9 сыйныфны иң күпсанлы класс (10 кеше) тәмамлаган. Түбәнрәк сыйныфларда укучылар саны азрак.

        Хуҗалык турында яза башласаң, ирексездән шулай авыл хәленә керәсең дә китәсең. Чөнки алар бер-берсеннән аерылгысыз. Татлы йокысын калдырып, иртә таңнан эшкә чыккан авыл кешесе яшәтә бит инде ул хуҗалыкларны. Ә алар үз чиратында авылга терәк булып тора. hәрхәлдә шулай булырга тиеш. hәрхәлдә моңарчы "Чишмә"дә шулай булган. Моннан соң да эшләр шул рухта дәвам итәр дип өметләнәбез.

          Эйткәндәй,

          Башкортстан аграрийлары быел 3 миллион гектар җир чәчте, 440 мең гектар җир рапс, соя, горчица hәм җитенгә бирелде. БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, авыл хуҗалыгы эшләрен вакытында башкаруның төп факторы - аграрийларның, техник яктан яхшы таэмин ителеше. Ел башыннан 2 млрд сумга авыл хуҗалыгы техникасы, 1100 төрле машина сатып алынган. Шулай булса да, тагын 150 трактор, 180 комбайн, 100 берәмлектән артык чәчү hәм җир эшкәртүче машиналар кирәк әле. Аларның гөмүм хакы 3,5 млрд сумга барып баса.

     Эльмира Ибраhимова, Фәнил Абдуллин (фото) «Өмет» гәзите.

 

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей