Авылның эшчәннәре – районның горурлыгы

Әминә hәм Зыя Гәрәевлар Иске Солтанбәк авылының абруйлы кешеләре булдылар, үзләреннән соң, матур эз калдырдылар. Йорт хуҗасы терлекчелектә намус белән эшләде, пенсиягә чыккач та эшләвен дәвам итте.

      Балалары да әтиләренә охшап үсә. Олы уллары Әзhәр, 7 сыйныфны тәмамлагач, колхозда кала. Зыя ага кебек фермада эшли, маллар карый. Аннары тракторчылар курсын тәмамлап, "Беларусь-"ка утыра. Иген басуларын яратуы аны Минзәлә совхоз техникумына, соңыннан Казан авыл хуҗалыгы институтына алып китә. Агро­ном булгач, ул Татарстанның Бөгелмә районы колхозларын үстеругә күп көч сала. Тормыш иптәше Зәйтунә белән менә дигән өч бала үстерәләр.

      Аларның икенче улы Фәрит тә абыйсы укыган техникумны тәмамлый. Язмышын Татарстанның чибәр кызы Сәрия белән бәйләп, бирегә кайталар. 1977 елда ул Карл Маркс исемендәге колхозда агро­ном булып эшли башлый. Аннары Р.Еникеев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы (бүген ООО «Еникеева» хуҗалыгы) рәисенең мал азыгы җитештерү буенча урынбасары булып эшли. Аның эшеннән hәрчак канәгать булалар. Тәҗрибә уртаклашу буенча деле­гация составында Фәритнең берничә тапкыр Мәскәүдә булуы, хәтта Германияга баруы да очраклы түгел. Почет грамоталары, кыйммәтле бүләкләргә лаек була. Эшләгәндә, читтән торып укып, Казан авыл хуҗалыгы институтын уңышлы тәмамлый.

      Ул үрнәкле гаилә башлыгы. Тормыш иптәше белән өч бала үстерделәр. Кызлары Айсылу, Лилия, ул­лары Илнур - барысы да югары белем алды.

      Зыя абыйның өч кызы читтә яши. Кече уллары Рәшит югары хәрби училище тәмамлап, полковник дәрәҗәсенә күтәрелде. Иптәше Нурия белән бер ул hәм кыз үстерделәр.

      Мин Зыя абыйның балалары белән горурланам. Алар үз бәхетләрен тапты hәм үрнәк алырлык кешеләр булды.

 

Фәнис Гайнуллин, агропредприятие ветераны, «Юлдаш» гәзите, Дүртөйле районы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей