Авылның ак әбисе

Бөек Ватан сугышы башланганда кечкенәдән зур сынаулар үткән сабыйлар хәзер инде өлкән яшьтәге кешеләр. Бүгенге көндә алар тыныч тормышта, балалары, оныклары тәрбиясендә яшәүләренә сөенеп, изге догалар укып, бәхетле картлык кичерә.
Иске Бикмәт авылында яшәүче хезмәт ветераны, авылның ак әбисе Гөлхая Ганиева   90 ел элек матур табигатьле, ямьле урман эчендә урнашкан Яңа Тукран авылында Маһирә һәм Хаҗимөхәммәт Усмановларның ишле гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә.
Аның бала чагы, кызганычка каршы, сугыш чорына туры килә. Бөек Ватан сугышы башлангач, бөтен дөнья хәстәре үсмер малайлар, кызлар, әби-бабайлар, тол хатыннар кулына кала. Биш баласы белән тол калган Маһирәгә дә бик авыр була. Авырлыкларга бирешмичә,  балаларына  тиешле тәрбия бирә, хезмәткә өйрәтеп үстерә. Сугыш чорында эвакуацияләнгән бер урыс гаиләсен аларга яшәргә кертәләр. Гөлхая ул гаилә белән аралашып урыс теленә өйрәнә.
Әнисе янында йөреп төрле эшләргә өйрәнгән кыз, унсигез яше тулгач, Свердловск шәһәренә эш эзләп чыгып китә һәм кара металл заводына эшкә урнаша. 
– Биредә эшләп, 1200 сум эш хакы алгач, шатлыгым эчемә сыймады. Әнкәйләргә авылга күчтәнәчләр, киемнәр сатып алып, посылка җибәрдем. Монда эшкә килүемнең бер максаты бар иде: үземә тегү машинасы алу хыялы. Хыялыма ирештем, тегү машиналы булдым, бирнәләр җыйгач, отпускка авылга кайттым. Иске Бикмәт авылында яшәүче Әлфия туганыма кунакка килдем. Яшь чак бит инде, клубка кино карарга чыктык, аннары вечерга калдык. Шунда миңа Мөхәмәдия исемле бер егет күз салган булган. Янымда туктаусыз  бөтерелсә дә, мин аңа игътибар итмичә, сер бирмичә кайтып киттем. Күрше авыл егете икенче көнне мине авылга эзләп төшкән, шуннан танышып, сөйләшеп киттек,–дип сөйләде яшьлек елларын искә төшереп әбекәй.
Гөлхая белән Мөхәмәдия 1955 елда кавышып, матур гаилә корып, ике бала үстерәләр. Гаилә башлыгы колхозда механизатор, ә Гөлхая апа төрле эштә көч сала. Чөгендер, мәк утау, печән чабу, амбар алдында эшләү– болар барысы да аның кулы аша уза. Бу ике уңган 1961 елда матур итеп өй салып чыгалар. Ул вакытта төзелеш материаллары булмау сәбәпле, Гөлхая апа үзе балчык алып кайтып, кирпеч суга. Кичләрен туннар, күлмәкләр тегеп, фуфайкалар сырып, палас сугып гомер итә. Шулай ук авылда пима басучы буларак та билгеле була. Ул баскан йомшак, аякка ипле, матур пималарны авылдашлары һәм күрше-тирә як халкы яратып, суык кыш көннәрендә аңа рәхмәт сүзләре әйтеп, сәламәтлек теләп кигәндер. 
Бар эшнең дә серенә төшенеп эшли ул. Ә иң яраткан һөнәре китап уку була. Көндез колхоз эшендә, кичен кул эшләре эшләп арыганнарын, төннәрен китап укып бетергән. 1976 елда яңадан өй салгач, морҗасын үзе чыгара. Шулкадәр уңайлы мич бүгенге көндә дә Гөлхая әбинең өен җылытып утыра. Ярты гасырдан артык ел бергә тату, бер-берсен аңлашып яшиләр алар тормыш иптәше белән. Чыннан да, шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу ике җан. 53 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Көнне-төнгә ялгап, ару-талуны белмичә икәүләп колхозда фидакарь хезмәт салалар. Еллар сукмагыннан горур атлап, сикәлтәле юлдан абынмый хәтсез гомер үтеп тә киткән.
Кызы гүр иясе булгач, Гөлхая апа оныгы  белән яши. Минем ярдәмчем, иптәшем, дип шатлана ул оныгына карап.

Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей