“Авылларның яме бетә”, диләр дә

–Алай бик сагынгач, кайт та авылыңда яшә. Бу кадәр шигырь язып кәгазь бетереп ятма,–дигән тәнкыйтьче. Теге гасырда ук йөргән бу мәзәк бүген аеруча актуаль кебек. Чөнки “авыл бетә” дип чаң сугучылар бик күбәйде. Әйе, авыллар картая. Алай дисәң, Сергей Есенин авыллар өчен җаны сызланып бер гасыр элек язган инде.

Бүген кемнәр уфтана дисезме? Шул читтән ял итәргә кайткан кешеләр инде. Кайталар да тегесен яратмыйлар, монысын ошатмыйлар. Чараларны оештыручыларга акыл бирәләр, урындагы властьның мең төрле гаебен табалар. Шундый киңәш бирәсе килә: туган авылың өчен җан аткач, тегендәге рәхәт, җайлы дөньяңны, акчалы эшеңне ташла да монда кайт. Тракторчылар, көтүчеләр, сыер савучыларга һәрчак ихтыяҗ зур.

Бер якташыбыз Ижау шәһәрендә чыгып килгән “Яңарыш” дигән гәзиттә Таңсызар авылында быел “Бер очрашу–бер гомер” дигән чараның бик күркәм үтүе турында язып чыккан һәм шуның күчермәсен безгә дә җибәргән. “Тик бәйрәмнең ямен җибәргән күренешләр дә булды” дип, шушы чара узган урында мал йөртелгәнлеген, “кунакка кайтучылар авыл урамы уртасында яткан 50ләп сыерны урап үтә алмыйча җәфаландылар” дип дәвам итүе дөреслеккә туры килә микән? “Авыл урамын көтүлеккә әйләндергән фермер” дигән сүзләр дә бар язмада. Таңсызарда илле баш сыер тоткан фермер бар дисеңмени? Бүгенге күзлектән бер колхоз бит ул, моның өчен бик сөенер идең әле, бу тарафта да хуҗалык оешкан икән дип. Күптән язышкан кеше, олырак яшьтә булса да, мондый фактны ачыклап язса яхшы булыр иде.

Аннан фермерларга карата ниндидер җиңел юл белән акча табучы дип карамакчылар. Каяндыр Кытай товарын алып кайтып сату түгел ул авыл җирендә тир түгү. “Авылларда фермерлар күбәйде, алар үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, авылның ямен җибәрмәсен иде”, дип нәтиҗә ясый авторыбыз. Их абзыкаем, ялгышасыз, фермерлар, ягъни авыл хуҗалыгы җитештерүе белән шөгыльләнүчеләр алай бик тиз генә күбәйми шул. Алар алдында әллә ничә төрле каршылык килеп чыгып кына тора. Табигать каршылыкларын сөйләп тә торасы юк. Фермерлары күп булса, авыл биләмәләре Советлары аларга көтүне кайда йөртергә кирәклекне генә төшендерә алыр иде әле. Монысы аның проблема түгел.

Бу авторыбыз гафу итсен, вакыйгаларга үзебезгә якын һәм билгеле булган фактлар аша бәя бирергә тырыштык. Ә инде авыл бетә дип уфтанучыларга киңәшебез шул: туган төякләрегездә утлар сүнмәсен өчен үзегез дә берәр нәтиҗәлерәк гамәл башкарыгыз.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей