Авылларга кот өстәүче асыл ирләр булсын

Авылларга кот өстәүче асыл ирләр булсын

Ярмәкәй районы хуҗалыкларының күбесе хезмәт уңышлары белән дә, изге гамәлләре белән күркәм
Районында шикәр чөгендерен күпләп үстерәләр. “Тарказы”, “Спартак-Агро” хуҗалыкларында аннан елның-елында мул уңыш алалар. Фермер хуҗалыкларында аны аеруча күп үстерәләр, аларның чөгендер басулары 1170 гектарга җитә. Раил Латыйповның фермер хуҗалыгы аны башкалардан алда чәчеп бетерә.
Раил Рәсим улы агросәнәгатьтә 20 елдан артык хезмәт сала. Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, ул “Мир” колхозында эшли башлый. Бераздан сәүдә белән шөгыльләнеп ала һәм туган авылы Иске Турайда теплицада яшелчә үстерә башлый. Анда мул гына кыяр уңышы алуга ирешә. Соңрак исә хуҗалык итүне киңрәк җәелдерә. Бүген инде ул 1700 гектарда югары табышлы шикәр чөгендере, көнбагыш, җитен, сабан арышы, бодай үстерә.
Хәзерге көндә Раил Латыйпов аягында ныклы басып тора. Соңгы елларда аның хуҗалыгы тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары паркын киңәйтүгә иреште. Быел ул “Бюллер” тракторы һәм “Агратор” чәчү комплексы сатып алды. Аңа кадәр техник паркны "АКРС-550" ашлык, "Agrifac Big Six" чөгендер игү комбайннары, Т-150К тракторы белән баеткан иде.
Раил Рәсим улы якташларының социаль мәсьәләләрен хәл итүгә аерым игътбар бирә. Иске Турай авылында - “Мансаф” мәчетен, район үзәгендәге җәмигъ мәчетен салуда зур ярдәм күрсәтте.
Хуҗалыкның мәктәп белән бәйләнеше нык, быел аның исәбенә Иске Турай мәктәбе укучылары Казанга экскурсиягә барып кайтты. Чыгарылыш сыйныф укучыларына, уку алдынгыларына махсус стипендияләр булдырылган. Моннан тыш, Раил Латыйпов яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләүне дә күз уңыннан ычкындырмый. Әлеге максатта ул, үзе кебек чик чагында хезмәт иткән иптәшләре һәм сабакташлары белән берлектә, Иске Турай авыл мәдәният йорты алдына Советлар Союзы һәм Русия Федерациясе герблары беркетелгән чик баганасы күчермәсен урнаштырды.
Август аенда ул легендар авылдашы, Бөек Ватан сугышы елларында хәрби әсирләрне яшерен оешмага туплаучы герой Гариф Шабаевка бюст куячак.
Гариф Хафиз улы 1907 елда Иске Турай авылында туа. 1942 елда чолганыштан чыкканда әсирлеккә төшә. Вустрай лагеренда Муса Җәлил белән очраша һәм аның көрәштәше була. “Идел-Урал” гәзитендә эшләгәндә ул фашистларга каршы листовкалар чыгаруны оештыра. 1943 елда кулга алына үлемгә хөкем ителә.
Быел Гариф Шабаев һәм аның 11 көрәштәшенең Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелүенә 75 ел тула. Шушы вакыйгага багышлап, аның авылдашы Раил Рәсим улы туган авылында бюст кую белән шөгыльләнә. Менә шундый батыр да, игелекле дә уллар үстергән Иске Турай җире.
Ярмәкәй районында хуҗалык җитәкчеләренең күбесе, хезмәттә алдынгы булу белән беррәттән, якташларының тормышын яхшы якка үзгәртү өчен барлык көчен сала.

Кызыл таң

9 Июня 2019
Авыл хуҗалыгы // Энҗе ШӘФЫЙКОВА // 07.06.2019 12:33:17

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей