Авылларда каз өмәләре гөрли (Бураевский район)

Авылларда әле каз өмәләре гөрли. Бу безнең халыкның ата-бабадан калган йоласы. Дүсмәтнең Гөлнара Нурисламова һәм Фаил Хәертдиновлар йортында да каз өмәсе узган.

–Гөлнара белән Фаил бик матур итеп йорт салып керделәр. Алар кош-кортын да мулдан асрый, сыерлары, сарыклары да бар. Гөлнара авылда хат ташучы булып та эшли. Муллаян абыебыз Гыльманов гармунда уйнады. Ансыз бер генә бәйрәм дә, эш тә үтми. Ул безнең авыл зиратын карап торучы да әле. Тормыш иптәше Ралия апа белән үрнәкле гаилә булып яшиләр, –  дип сөйләде өмә турында авылдашлары Мәдәния апа Низамова.

Әлбәттә, быелгы өмә башка еллардагысыннан аерылып торган. Күреп торасыз, катнашучыларның һәркайсысы битлектән. Әмма авыл халкы боекмый, саклану чараларын күреп, буыннан-буынга сакланып барган өмәләребезне дә үткәрергә вакытын таба.  

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей