Авылларда "Чын эшләр" турында

Яңавыл районында "Чын эшләр" программасы тормышка ашырыла. "Бердәм Русия" партиясенең әлеге проекты ярдәмендә һәр авыл биләмәсенең торак пунктларында теге яки бу көнүзәк проблемалар хәл ителә: тәрәзә, киртәләрне алыштыралар, тукталыш павильоннары, балалар мәйданчыклары урнаштыралар, спорт җиһазлары һ.б. сатып алалар.

Бүгенгә бу программа буенча эш байтак торак пунктларда тәмамланды инде. Мисалга, Татаркино авылында (Орловка авыл биләмәсе) чишмә өчен йорт сатып алынган һәм урнаштырылган, хәзер православие кешеләре (алар гына да түгел) Качману бәйрәмендә район чикләреннән чыкмыйча коена ала.  Ул 120 мең сумга төшкән. Кайдадыр, мәсәлән, Эткенә авылында, эшләрне бу атнада тәмамларга тиешләр. Биредә МТМ янындагы чишмәгә агымдагы ремонт үткәрәләр һәм төзекләндерәләр. Ә Сандугач авыл биләмәсендә менә-менә эшкә тотыначаклар. Биредә Нөркән авылында 140 мең сумга урам спорт җиһазлары сатып алу һәм урнаштыру планлаштырылган. Моннан тыш, "Чын эшләр-2020" кысаларында тәрәзә һәм ишекләр алыштыру, тукталыш павильоннары, ут һәм тавыш җиһазлары сатып алу һәм урнаштыру, җәмәгатьчелек коесын ремонтлау һ.б. кебек эш төрләре башкаруның төрле стадиясендә.

Ильдар Шарипов, корреспондент  газеты "Янаульские зори"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей