Авылга булдыклылар кирәк (Бураевский район)

Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә үтүче чираттагы чара аеруча кызыклы, мавыктыргыч булуы белән игьтибарга лаек. Аны әлбәттә, әлеге билгеләнгән көнгә килеп үзләренең эшлекле тәкдимнәрен  җиткерүчеләр ямьләде. Шунысы сөенечле , районда инициативалы яшьләр бар. Алар яңалык эзли, алдынгы алымнарны өйрәнә һәм көндәлек тормышта сыный. Баскетбол уены буенча тренер Рөстәм Муллагалиев шундый яшҗләребезнең берсе. Ул төп хезмәтеннән буш вакытын юкка уздыра торганнардан түгел. Халыкка файдалы нинди дә булса эш башкару артыннан янып йөри. Мәсәлән , әлеге вакытта республикада һәм шул исәптән безнең районда чүп  җыйнау реформасы бара. Чүпләрнең барсыда әлегә бер урынга, бер савытка җыела. Аларны аерым, ягни пыяла һәм полиэтилен шешәләрне аерганда,  кәгазь, картоннарны икенче урынга салганда яхшы буласы. Рөстәм гаиләсе белән шушы мөһим хезмәтне оештырган. Алар арендага район кулланучылар оешмасының тире һәм башка чимал җыйнау бинасын арендага алып шунда игелекле хезмәтен башлаган.   

Вострецово авылында Марат Назаров үзаллы җир җиләге үстерүче булдыклы ир- егет. Ул авылдашларының буш бакчаларын чүптән тазартып шунда үзенә һәм гаиләсенә хезмәт урыны булдырган. Бу юнәлештә ярыйсы гына тәҗрибә туплаган җимешченең продукциясе үтемле. Җиләкле бакчалар елдан ел артып тора. Ләкин эшкәртергә техникасы кирәк.

Кодаш авылыннан Филгат Багаутдинов шәхси ихатасында  ишле мал асрый. Ул киләчәктә Совет мериносы дип аталган токымлы сарыклар алып үрчетергә тели. Республика хөкүмәте мондый кешеләргә мөмкин булган ярдәмен күрсәтә. Югарыда әйтелгән эшләрнең барсының да киләчктә тормышка ашырына ышаныч белдерелде. Аларны махсус комиссия карамагына чыгарып якларга кирәк булачак. Ә инде райондагы комиссия әгьзалары, муниципаль район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков җитәкчелегендә бу көндәге чарада катнашучыларның башлангычын бердәм хуплап эшләрендә уңышлар теләде.   

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей