Авылдашларны җыйды Сабантуй

Дүртөйле районының Тәкәрлек авылында "Башкортстанга - 100 ел" девизы астында зур Сабантуй узды. Чарада Башкорстанның төрле районнарыннан гына түгел, ут күршебез Татарстаннан, хәтта ерак Ханты-Мансийск шәһәреннән килгән мәртәбәле кунаклар да катнашты.

Сабантуйның төп оештыручылары булып Тәкәрлек авыл биләмәсе, "Яшел беретлар" ансамбле чыгыш ясады.

Тамырлары белән гүзәл Дүртөйле җиреннән булган танылган сәхнә йолдызлары Ризван Хәкимов, Радик Динәхмәтов үзләренең иң моңлы җырларын башкарды, тамашачы хозурына өр-яңа иҗат җимешләрен дә тәкъдим итте. Моңа кадәр бихисап популяр җырларның сүзләрен язган шагыйрь буларак билгеле Рамил Чурагол, Сабантуйда үз җырларын үзе башкарып, көчле алкышларга лаек булды.

- Мин хәзер шигырьләр генә түгел, үземнең шигырьләргә көйләр дә язам. Бүгенге көнгә 25 яңа шигыремне көйгә салдым, - дип уртаклашты ул. - Ә Тәкәрлек Сабантуе күренешләре минем өр-яңа клибыма керәчәк!

- Бу Сабантуй искиткеч матур тәэссоратлар бүләк итте, - диде Ханты-Мансийск шәһәрендә татарлар җәмгыяте рәисе эшен алып баручы Раушания Исхакова. - Бигрәк тә күңелгә сары май булып ятканы - өлкәннәрнең дә, балаларның да матур итеп татарча сөйләшүе, барлык уеннарда да актив катнашуы.

“Яшел беретлар” ансамбле чыгышын халык тын да алмый тыңлады. Биредә шуны әйтик: аның иҗатының төп юнәлеше - илебез иминлеге, тынычлыгы өчен гомерен дә кызганмаган батыр яугирләрнең истәлеген мәңгеләштерү, яшь буында Ватаныбызга карата патриотик хисләр тәрбияләү, хәрби хезмәтнең абруен арттыру, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау.

Русиянең төрле почмакларында яшел беретлылар концертлар куя. Әлеге эшчәнлектән җыелган акчаларны изге эшкә тотына алар: Бөек Ватан сугышында, Әфганстан җирендә, Чечняда һәм башка “кайнар нокта”ларда һәлак булган солдатлар истәлегенә мәрмәр тактаташлар ача. Бүгенге көнгә ансамбль 2 меңнән артык тактаташ куйган!

Туган авылларын төзекләндерүгә, мәдәни тормышын җанландыруга да зур өлеш кертә ансамбль.

Ә Сабантуй кичкә кадәр дәвам итте һәм зур дискотека белән тәмамланды.

 

Миләүшә Латыйпова, «Кызыл таң» гәзите.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей