АВЫЛДАШЛАР МӘНФӘГАТЕН КАЙГЫРТЫП

2019 елдан Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлык даирәсенә игътибар аеруча күп бирелә башлады. Бу өлкәдә дәүләт тарафыннан шактый зур эшләр башкарыла. Эшкуарларга кредитлар һәм субсидияләр рәвешендә финанс ярдәме күрсәтелә. Муниципаль берәмлекләрдә һәм шәһәр округларында эшкуарлык буенча хакимият башлыгы урынбасарлары вазыйфалары кертелде. “Эшкуарлык сәгатьләре” үткәрүләр дә яхшы башлангыч булды.

Безнең Чакмагыш җирлегендә үз эшен башлап җибәрүче егәрле якташларыбыз бихисап. Декабрь аенда гына районыбызда ике яңа кибет үз ишекләрен ачып җибәрде.

1 декабрь көнне Уйбулат авылында “Лидер-ХХI” магазины үзенең беренче клиентларын кабул итте. Шушы якларның уңган егете Рамзан Әхмәтшинның көче белән сафка баскан бу кибеттә халыкка азык-төлек продуктлары һәм беренче чиратта кирәкле товарлар сатыла. Авыл халкы бу вакыйганы күптән көтеп алган, шуңа да шатлыкларының чиге юк. “Кибет бит әйбер сатып алу урыны гына түгел, ә кешеләрнең очрашып, күрешү-аралашу урыны да”, – ди алар.

19 декабрьдә Югары Аташта “Универсал” минимаркеты ачылды. Бу исә – Илүс һәм Гүзәл Гыйлемхановларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Тантаналы чарада муниципаль район хакимияте башлыгың эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Эрнст улы Саньяров һәм Имәнлекул авыл биләмәсе башлыгы Разалия Лиф кызы Хафизова катнашты.

Туган авылларында кибет ачып җибәрү – Гыйлемхановларның яшь гаиләсенең күптәнге хыялы. Узган ел алар Семилетка поселогында “Универсал” магазины эшен башлап җибәргән булсалар, хәзер инде Югары- аташлылар өчен дә олы куаныч-шатлык бүләк иттеләр. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып тормыш итүче Гыйлемхановларның бу эш-гамәлләре олы ихтирамга лаек.

Илүс белән Гүзәл шушы кибет бинасын төзү эшләрендә ярдәм кулы сузган туганнары, авылдашлары – Гобәйдуллиннар, Мөхәммәтҗановлар, Биктимеровлар гаиләләренә, шулай ук төрле оештыру мәсьәләләре буенча файдалы киңәшләрен биргән Азат Эрнст улына чиксез рәхмәтләрен җиткерә.

Авырлыклардан курыкмыйча шәхси эш башлап җибәргән якташларыбызга уңышлар телибез! Сатып алучылар сезнең кибеттән өзелмәсен һәм аларда төрле товарлардан сыгылып торган киштәләр һәрвакыт каршы алсын!

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей